“Мерседес” шәбрәк!
Фәнзиләне балалар бакчасына тәрбияче итеп билгеләделәр. Кичә генә училище тәмамлап, бүген олы тормыш юлына аяк баскан кыз сөенеп туя алмады.
Берсеннән-берсе сөйкемле сабыйларны күз алдына китереп, түземсезлек белән иртәгесе көнне көтте.
Менә ул бәләкәчләр! Борын асты аллы-гөлле булып җемелдәгән берсенең башыннан сыйпады Фәнзилә:
– Әкият сөйлимме, балалар?
– Давай! – диде зур колаклы, тимгелле битле, муенына автомат аскан
бер малай.
– Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер әби белән бабай. Аларның балалары булмаган. Шуннан әби тоткан да, камыр әвәләп, мичкә тыккан.
– Йомырикмәк килеп чыккан мәллә?
Фәнзилә, аптырап, үзен бүлдергән ак бантиклы кызга карады. Ни өчендер әлеге кызның колготкасы арт яктан таш тутырган төсле асылынып тора иде.
– Колобок турында сөйли, колобок! – дип шаулашты бәләкәчләр.
– Это мы знаем! – диде шулчак автомат аскан тимгелле битле малай.– Колобок соңыннан төлкегә закуска була. Давай бүтәнне!
– Ярар соң, – диде Фәнзилә аптырап, – тыңлагыз алайса. – Диңгез буенда яшәгәннәр, ди, карт белән карчык. Көннәрдән бер көнне бабай алтын балык тоткан...
– Беләбез! – Бая борын асты аллы-гөлле булып җемелдәгән җирән малай кычкыра икән. Җирән малай “голтырт!” итеп борынын тартып куйды. Аллы-гөлле утлар юкка чыкты.
– Беләбез! — диде ул. – Балык аңа, җибәр, ди, бөтен нәрсәңне үтим, ди, и бабай ванна сорый.
– Ванна түгел, тагарак... – диде ак бантиклы кыз. Аның колготкасындагы таш идәнгә төшеп җитә язган иде.
– Да, тагарак. Аннан соң өй сорый, гараж.
– Гараж сорамый, – диде ак бантиклы кыз.
– Да, сорамый... Аннары бабай патша була.
– Бабай түгел, әби...
– Да, әби... – Җирән малайның борын асты тагын җемелди башлаган иде инде.
Фәнзиләнең түземлеге төкәнде:
– Нәрсә генә сөйлим соң сезгә? – диде ул, кулын як-якка җәеп. – Бөтен әкиятне беләсез икән ич!
Шулчак автомат аскан малай алгарак чыкты:
– Апа, “Джип” шәбрәкме, “Мерседес”мы?
– Нәрсә, нәрсә? – Фәнзилә берни аңламый иде.
– “Джип” шәбрәк, – диде җирән малай. – Аның дүрт тәгәрмәче дә алга өстери.
– “Мерседес”та гел компьютер гына, – диде автомат аскан малай.
– Компьютер “Джип”та да бар...
– Аның каравы “Мерседес”та кондиционер...
– Ә “Джип”та климат-контроль...
Фәнзилә башы әйләнә башлавын сизде.
– Апа, мин “ә” иттем, – диде шулчак ак бантиклы кыз.
– Апа, сез кияүдәме?
– Апа, Ринат миңа өйләнәм, ди...
– Апа, Динал бүген тәмәке талтты...
– Апа, апа, Гүзәл әләкче ул...
Фәнзилә ак бантиклы кызны, колготкасын алыштырырга дип, бүтән бүлмәгә алып чыгып китте. Бу минутларда әле генә әкият тыңлаган балалар дөбер-шатор котыра, автомат аскан малай “Мерседес”ның шәбрәк икәнен аңлата алмагач, җирән малайга автоматының түтәсе белән берне менеп төшәргә дә өлгергән иде инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев