Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«01»хәбәр итә

Мунчасы янган

«Прибрежный» бакчачылык ширкәтендә бакча хуҗабикәсенә юынырга да, үз мунчасында әле тиз генә парланып утырырга да мөмкин булмас. Чөнки унөченче августта, иртәнге сәгать өчтә, янгын чыгып мунча янып бетә.

Янгынчыларга ул үзе хәбәр итә. Ут белән көрәшүчеләр берничә минут эчендә килеп җитәләр, әммә ялкын чорнап алган бинаны саклап кала алмыйлар. 10 квадрат метрлы мунча тулысынча янып бетеп күмергә әйләнә. Иң мөһиме, ут күрше корылмаларга күчмәгән, күрше участок та зыян күрмәгән. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Тукай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге инспекторы Сергей Юдахин хәбәр иткәнчә, янгын электр үткәргечләренең кыска вакытлы ялгануы аркасында килеп чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев