Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«01»хәбәр итә

Янгын корбаннары

Беренче фаҗигале очрак Мәләкәс авыл җирлеге территориясендә урнашкан «Кояшлы» бакчачылык ширкатендә була. Йорт төзү белән шөгыльләнүче эшчеләрнең берсе ял көннәрендә кызы янына китәргә карар итә, үзе белән иптәшен дә чакыра. Әмма ул, йортның түбәсен ябып бетерергә теләвен әйтеп, баш тарта.

Төнге ун тулып егерме биш минутта янгын сүндерү бүлегенә төзелә торган йорттан алты метр ераклыкта төзелеш вагоны януы турында хәбәр килә.

Утны сүндергәннән соң, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгын урынын тикшергәндә ир-ат гәүдәсен тапканнар. Хәзерге вакытта тикшерү чаралары үткәрелә, материаллар Казанга җибәрелгән.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Тукай районы буенча күзәтчелек һәм профилактика бүлеге өлкән тикшерүчесе Илнар Мифтахов хәбәр иткәнчә, булган хәлнең беренчел версиясе – ут белән саксыз эш итү. Күрәсең, төзүче, караватта ятып, тәмәке тарткан булган. Һәрхәлдә, янгын чыгуның башка сәбәпләре табылмады, электр үткәргечләре белгечләр тарафыннан җентекләп тикшерелде.

Икенче янгын 3 ноябрьдә Кече Шилнә авылы янындагы «Прибрежный» бакча ширкәтендә була. Күңелле вакыт үткәрергә, шашлыклар кыздырырга карар итеп, алтынчы дистәне алмаштырган ике хатын-кыз дуслары белән бакчага китәләр. Аларның өчесе верандада утыра, ә бер хатын йокларга китә. Башкалар да бераз вакыттан соң йокларга керергә, дип бүлмә ишеген ачсалар, йорт эченең ут ялмап алганын күрәләр. Хатын-кызлар үз көчләре белән дусларын төтенле бүлмәдән алып чыгарга тырышканнар. Әмма көчләре җитмәгән, алар янгын сүндерүчеләрне чакырганнар. Кызганычка каршы, 1972 елда туган хатын-кыз янгын сүндерүчеләр килгәнче үлгән була.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Тукай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге башлыгы Александр Сухорук мәгълүматлары буенча, янгынның беренчел сәбәбе – мичнең төтен чыгу торбасының төзек булмавы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев