Яңа Мусабай авылында мунча янган: янгынның сәбәбе билгеле
2 март иртәсендә Тукай районының Яңа Мусабай авылында шәхси секторда янгын чыккан. Гадәттән тыш хезмәтләргә мунча януы турындагы хәбәр иртәнге сәгать 8 белән 9 арасында килеп ирешкән.
Мунча хуҗасы, 1960 елгы ир-ат, аны таң атканда ук — иртәнге 04:30 сәгатьтә яккан. Юынып чыкканнан соң, ул хатынын өйдә калдырып, эшкә киткән. Янгынны беренче булып нәкъ менә хатыны күреп алган һәм иренә хәбәр иткән.
Янгын нәтиҗәсендә мунчаның 25 квадрат метр мәйдандагы түшәм өлеше зыян күргән. Белгечләрнең башлангыч фаразы буенча, ут чыгуга янгынга каршы кагыйдәләрне үтәмәү — морҗа белән бина конструкцияләре арасында тиешле ара калдырылмавы сәбәпче булган.
Янган корылма иминиятләштерелмәгән булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев