Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«01»хәбәр итә

Гаражы янып беткән

Шимбә көнне Сәмәкәй авылының Айдар Биктимеров урамында янгын чыкты.

Иртәнге сәгать 7дә 01 хезмәте диспетчеры пультына шалтыратып, бер гараждан кара төтен чыкканын хәбәр итәләр.

Билгеле булганча, мунча белән бер түбә астында урнашкан гараж башка эшләр өчен дә кулланылган булган. Иртән хуҗа хатын кер юу машинасын эшләтеп, өйгә кереп китә. Искергән электр чыбыкларында кыска ялганыш барлыкка килеп, янгын чыга. Нәтиҗәдә гараж тулысынча янып беткән, мунчаның эчке тышлыгы кара көйгән.

Йорт хуҗасы хәбәр ит кәнчә, ул күптәннән искергән тимерчыбыкны алыштырырга җыенган, әмма өлгермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев