Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Район башлыгы кубогын бикләнлеләр алды

Узган шимбәдә Биклән урта мәктәбендә 1996-2002 елгы яшүсмерләр арасында район башлыгы кубогына татар-башкорт көрәше беренчелеге үтте. Балалар көрәшен тантаналы рәвештә район башлыгы Васил Хаҗиев ачты.

Ярышларда 14 мәктәптән 62 укучы катнашты. Ярыш бик кызу барды. Малайлар барысы да ныклап әзерләнгәннәр иде. Төрле үлчәү категорияләрендә призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде. Үз үлчәү категорияләрендә Бикләннән Энгель Мөхәммәдиев, Айназ Сәрвәров, Илназ Рамазанов, Илнур Рамазанов, Радик Дусманов, Круглое Поледан Азамат Гайнутдинов, Мәләкәстән Михаил Аверьянов, Артем Артемьев, Теләнче Тамактан Эмиль Закиров, Ринат Каюмов - беренче, Калмиядән Фәнзил Хәмәдиев, Илмир Шәфыйков, Алмаз Нуриманов, Круглое Поледан Нурислам Әхмәтов, Теләнче Тамактан Ринат Каюмов, Кнәздән Эдгард Миннекәев, Мәләкәстән Станислав Адамов, Бәткедән Николай Хөсәенов, Иске Абдулдан Инсаф Әхмәтов, Яңа поселогыннан Тарас Кавтеладзе - икенче, Иске Абдулдан Илгиз Дәүләтгәрәев, Раил Сәйфуллин, Яңа Бүләктән Риаз Сәхәпов, Яңа поселогыннан Самат Минвәлиев, Мусабай Заводтан Илнур Шакирҗанов, Бикләннән Ринас Нуриев, Риназ Сәйфуллин, Теләнче Тамактан Айрат Гомәров, Калмиядән Равил Әкбәров, Бордыдан Илназ Абдуллин өченче урыннарны алдылар.

Командалар арасында бикләнлеләргә тиңнәр булмады. Тренер Марат Мөхәммәдиев җитәкчелегендәге әлеге команда район башлыгы кубогына лаек булды. Икенче урынны Теләнче Тамак урта мәктәбе, өченче урынны Калмия урта мәктәбе командасы алды.

Реклама

Барлык җиңүчеләргә медальләр, грамоталар һәм акчалата бүләк бирелде. Балалар һәм оештыручылар ярышларның иганәчеләре - Биклән җитештерү кооперативы җитәкчесе Рафаэль Хәммәтовка, "Камключ" җәмгыяте директоры Илдар Сәйфуллинга, шәхси эшмәкәр Илһам Хәмәтовка зур рәхмәтле, дип хәбәр итә, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт татарбашкорт көрәше

2
X