Татарбашкорт көрәше тег белән яңалыклар
-
Көрәшчеләр финал ярышларына әзерләнә
1 һәм 2 февраль көннәрендә Сарман районының Җәлил поселогында 1998-1999 елгы үсмерләр арасында татар-башкорт көрәше буенча зона ярышлары узды. Анда республика шәһәр һәм районнарыннан 23 команда көч сынашты. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде. Бикләннән Радик Дусманов (тренеры Марат Мөхәммәдиев) 65 килограммлылар арасында беренче урынны алды. Командалар арасында безнең...
-
Район башлыгы кубогын бикләнлеләр алды
Узган шимбәдә Биклән урта мәктәбендә 1996-2002 елгы яшүсмерләр арасында район башлыгы кубогына татар-башкорт көрәше беренчелеге үтте. Балалар көрәшен тантаналы рәвештә район башлыгы Васил Хаҗиев ачты.
-
Укучым – Татарстан һәм Россия чемпионы
Күптән түгел минем укучым Артур Җиһаншин Казан шәһәрендә узган татар-башкорт көрәше буенча ярышларда батыр калды. Бу егетнең көннән-көн зуррак уңышларга ирешә баруына үзе укыган Теләнче Тамак мәктәбе дә шаһит. Артур физкультураны үзенең яшәү рәвеше итеп кечкенәдән үк сайлады. Теләнче Тамак авылында яшүсмерләр өчен оештырылган "Милли көрәш" түгәрәгенә 5 сыйныфтан йөри...
-
Татар-башкорт милли көрәше
15 декабрьдә Яр Чаллыда Булат Сибгатуллин истәлегенә татар-башкорт милли көрәше буенча 2000 елгы үсмерләр арасында ачык турнир үтте. Республика район һәм шәһәрләреннән 150ләп яшь спортчы катнашкан бу бәйгедә 40 килограмм авырлыктагылар арасында Бикләннән Илназ Рамазанов беренчелекне яулады. Тренеры - Марат Мөхәммәдиев.
-
Беренче урында тагын безнекеләр
Күптән түгел Иске Абдул мәктәбенең спорт залында данлыклы көрәшче Раббани Шәрипов кубогына һәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалык призына татар-башкорт милли көрәше буенча ачык турнир үтте.
-
Көрәшчеләр сынатмады
17-18 августта Казанның Спорт сараенда татар-башкорт көрәше буенча өлкәннәр арасында республикакүләм ярыш үтте. Анда 41 командада 94 спортчы катнашты. Шәхси беренчелектә безнең районнан үз категорияләрендә Яңа поселогыннан Руслан Әюпов дүртенче урынны, Түбән Суыксудан Раиф Нигъмәтуллин шулай ук дүртенче, Бордыдан Дмитрий Левашов бишенче урынны алып, акчалата бүләккә лаек булдылар, дип хәбәр...