Спорт тег белән яңалыклар
-
Татарстанда спорт белән шөгыльләнүчеләр саны 11 процентка артып, 1,6 млн кешегә җитте
Татарстанлылар арасында популяр спорт төрләре исемлегендә футбол, волейбол һәм баскетбол тора.
-
Футболны Казан-аренада гына түгел, Бикләндә да уйныйлар
Билгеле булганча, бу елны футбол буенча Дөнья чемпионаты Россиядә узачак. Чемпионат 14 июньнән 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Башкалабыз Казанда турнирның алты матчы узачак: Казан-Арена стадионында Франция – Австралия, Испания – Иран, Польша – Колумбия һәм Германия – Корея төркемнәре арасында матчлар була. Шулай ук Татарстан башкаласында финалның сигездән бер матчы һәм бер чирек финал матчы уза. Дөнья чемпионаты уеннарына әзерлек кысаларында, районда да спортның бу төренә махсус игътибар бирелә. Мисал өчен, шимбә көнне ике зонада – Биклән авылында һәм Новотроицкое поселогында 2003 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында футбол турниры узды. Финалга чыгар өчен үзара 12 команда көч сынашты.
-
Акыл һәм фикер йөртүне таләп итә ул шахмат уены
3 ноябрь көнне, Чаллы шәһәренең яшьләр һәм яшүсмерләр шахмат-шашкалар клубында, авылларның мәгариф идарәсе хезмәткәрләре арасында Татарстан Республикасының атказанган спорт хезмәткәре Тәлгать Газиз улы Бәхтигәрәевның 75 яшьлек юбилеена багышланган шахмат турниры үтте.
-
Татар көрәше остасы
Көзге бер мәлдә, әбиләр чуагыннан соң, Иске Абдул мәктәбенең спорт залы якын-тирә авыллардан килгән көрәшче малайлар шау-шуына, әти-әниләр ыгы-зыгысына күмелә. Һәр елдагыча биредә атаклы көрәшче, шушы авыл баһадиры, үзенең тиңдәшсез көче белән бөтен Республикага һәм Рәсәйгә танылган, ике тапкыр Россия чемпионы, Татарстаныбызның дүрт тапкыр көрәш батыры, Россия Федерациясенең һәм Татарстан...
-
Җиңел атлетикада иң-иңнәр билгеле булды
Мусабай-Завод авылының мәктәп базасында 2001-2002, 2003-2004, 2005-2006 елгы яшүсмерләр үзләрен җиңел атлетиканың дүрт төрле ярышларында сынап карады. Аеруча да Биклән, Иске Абдул, Мусабай-Завод, Новотроицкое, Яңа Бүләк авыллары мәктәп укучылары актив булды. Катнашучылар арасында призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 2001-2002 елгы яшүсмерләр I урын Данир Нуретдинов Мус.Завод II урын Ринас Нуриев Биклән...
-
«Милләтләр кроссы – 2015» спорт чарасында 3427 кеше катнашты
26 сентябрьдә, шимбә көнне, районда «Татарстан кроссы - 2015» массакүләм спорт чарасы үтте. Кросста районның барлык авыл җирлекләреннән 3400дән артык кеше катнашты. Алар арасында мәктәп укучылары да, җитәкчеләр дә, район хакимиятендә эшләүче белгечләр дә, район учреждениеләрендә, оешмаларда, предприятиеләрдә эшләүчеләр дә актив булды.
-
«Прометей»ның 25 еллыгына зур бүләк – биредә тәрбияләнүче яшь каратэчылар дөнья чемпионнары
Күптән түгел Рига шәһәрендә каратэ буенча үткән дөнья чемпионатында Шилнәбаш мәктәбенең бишенче сыйныфында укучы Руслан Чекушков, Кнәз мәктәбенең җиденче сыйныфында укучы Эльвина Хәбибуллина һәм Яр Чаллыдан 14 яшьлек Дамир Садриев җиңү яулап кайттылар. Каратэчы үсмерләрне «Прометей» көрәш мәктәбе тренеры Владимир Заикин әзерләде.
-
Балалар бакчалары арасында спартакиада үтте
Сосновый Бор поселогының спорт комплексында балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйлар арасында VII спартакиада уздырылды. Анда Түбән Суыксу авылыннан, Яңа, Сосновый Бор һәм «Татарстан» совхозы поселокларыннан килгән балалар катнашты. Спартакиада кысаларында балаларны җиде төрле ярышта сынап карадылар. Баштан командалар үз-үзләре белән таныштырып үттеләр. Шулай ук балалар рәхәтләнеп туп атышып уйнадылар, йөгерделәр, эстафетада...
-
ГТО сәламәт яшәргә, актив булырга өйрәтә
Мәктәп укучылары һәм студентлар хәзер үз белем дәрәҗәсен генә түгел, хезмәткә һәм оборонага әзерлеген дә күрсәтергә тиеш. Үткән атнада районыбызның Биклән һәм Новотроицкое авылларына бөтен мәктәпләрдән укучылар җыелды. 11-15 яшьлек яшүсмерләр совет чорында ук гамәлдә булган ГТО (Готов к труду и обороне) нормаларын тапшырды.
-
Җиңел атлетика буенча Мусабай-Завод мәктәбе укучыларына тиңнәр булмады
Күптән түгел генә Чаллы шәһәренең «Төзүчеләр» стадионында җиңел атлетика буенча район беренчелеге үтте. Анда 1998-1999, 2000 елгы һәм аннан да яшьрәк булган малайлар һәм кызлар катнашты. Ярышларда барысы бергә 122 кеше, шул исәптән 12 команда көч сынашты. Малайлар һәм кызлар үзләрен 100, 400, 800 метрга йөгерү, йөгереп килеп озынлыкка сикерү,...
-
Каратэдан дөнья чемпионнары безнең районда яши
16 май көнне Рига шәһәрендә каратэ буенча X Дөнья Чемпионаты уздырылды. Ярышларга барысы бергә 21 илдән спортчылар җыелган иде. Россия җыелма командасы составында Яр Чаллы шәһәреннән һәм Тукай районыннан спортчылар көч сынашты. Тукайлылар Эльвина Хәбибуллина белән Руслан Чекушков дөнья чемпионнары исемнәрен алдылар. Эльвина каратэның кумитэ, Руслан 10-11 яшьлек балалар арасында...
-
«Аҗаган-2015» спорт уенында райондашларыбыз сынатмады
Минзәлә шәһәрендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган «Аҗаган-2015» хәрби-спорт уенының зона ярышлары узды. Анда Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Актаныш, Тукай, Минзәлә, Менделеевск, Арча мәктәпләре укучылары көч сынашты. Районыбыз данын Кнәз урта мәктәбе командасы яклады. Җитәкчеләре - Виктор Белов. Безнең егетләр-кызлар сынатмады, бар биремнәрне яхшы үтәп, призлы урыннарны яулады: физик әзерлек...
-
Волейбол ярышларында Кече Шилнәнең ир-егетләр командасы беренчелекне яулады
Теләнче Тамак авылының Яшүсмерләр клубы спорт залында волейбол ярышлары буенча муниципаль районның ачык чемпионаты үтте. Анда ир-егетләр командалары көч сынашты. - Теләнче Тамак авылыннан тыш, Бәтке, Биклән, Иске Җирекле, Кече Шилнә, Яңа һәм Комсомолец поселокларыннан спортчылар, шулай ук Актаныштан килгән кунаклар көч сынашты. Катнашучылар күп булу сәбәпле, волейболчыларның бер өлеше...
-
Бадминтон уеннарында Мус. Завод мәктәбе укучыларына тиңнәр булмады
Узган ялларда Сосновый Бор поселогының спорт залында бадминтон уеннары буенча район беренчелеге үтте. Ярышларда районның төрле мәктәпләреннән килгән 10 команда, шул исәптән 90 спортчы көч сынашты. Бадминтон уены дүрт төркемдә узды. 2004 елгы һәм аннан да яшьрәк спортчылар арасында беренчелекне Мус. Завод урта мәктәбеннән Айдар Хөсәенов белән Айсылу Фәхретдинова яулады....
-
Тукай районының ветеран спортчылары да сынатмый
Бөгелмә районының Карабаш шәһәр тибындагы поселогында волейбол уеннары буенча зона ярышлары үтте. «Татарстан - Яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәте кубогына уздырылган әлеге уеннарда шәһәр һәм районнарның спорт ветераннары командалары көч сынашты. - Безнең район данын Түбән Суыксу, Теләнче Тамак, Бәтке, Кече Шилнә авыллары волейболчыларының җыелма командасы яклады. Барлыгы ярышларда республиканың...