Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Татар көрәше остасы

Көзге бер мәлдә, әбиләр чуагыннан соң, Иске Абдул мәктәбенең спорт залы якын-тирә авыллардан килгән көрәшче малайлар шау-шуына, әти-әниләр ыгы-зыгысына күмелә. Һәр елдагыча биредә атаклы көрәшче, шушы авыл баһадиры, үзенең тиңдәшсез көче белән бөтен Республикага һәм Рәсәйгә танылган, ике тапкыр Россия чемпионы, Татарстаныбызның дүрт тапкыр көрәш батыры, Россия Федерациясенең һәм Татарстан...

Кунаклар арасында мөхтәрәм шәхеснең келәмдә бергә бил алышкан көрәштәшләрен күрәм. Бик якын итеп, кочаклашып күрешәләр. Сүз иярә сүз китеп, яшьлек елларын, көрәш мизгелләрен искә алалар.

Мин үзем дә Раббанины беренче кат 1969 елның июнендә Минзәлә үзәк паркында үтә торган район Сабан туенда, көрәш мәйданына чыккач күрдем. Ул гәүдәгә көндәшләреннән бер-ике карыш озынрак, киң җилкәле, кыска таза муенлы, нык бәдәнле булуы белән аерылып тора. Бөтен килеш-килбәте ышанычлы, йөреше салмак. Карап торам: сөлгене көндәшенең биленнән эләктерә дә ычкындырмаслык итеп кыса һәм бер-ике талпынуга күтәреп алып, келәмгә аркасы белән сала. Хөкемдар үзе дә сыбызгысын сызгыртып, ярышның тиз төгәлләнүенә гаҗәпләнә һәм Раббанины саф җиңүе белән котлый. Һәм күп көрәшне шулай озакка сузмыйча, чиста җиңүе белән тәмамлый иде Раббани. Шуның белән сизгер тамашачының ихтирамын яулады. Җаны сөймәгәне - көрәшченең келәмдә арты белән утырып, вакыт уздыруы, аяк чалуы, күкрәккә төшүе, көндәшен һәм үзен җәфалавы. Шундый хәлдә дә мәйданга чыккан көрәшчене көчле куллары белән суырып алып, Раббани чип-чиста җиңү яулар иде. Озак еллар мәйдан тоткан батырның үз алымы, үз стиле туды. «Очко» алам дип келәмдә әлсерәп йөрүне җаны сөйми. Я җиңү, я җиңелү. Уртаклык юк. Раббани һәрвакыт үз алдына олы максат куеп чыга. Үзеннән күпкә авыррак агайларны да аямый. Үткән гасырның 60 нчы елларыннан бирле, үзлегеннән татарча көрәш алымнарын үзләштереп, табигый көче һәм егәре аны олимп биеклегенә менгерде. Республикабыз данын яклап, күптөрле ярышларда җиңеп чыга иде.

Алма агачыннан ерак төшми дигәндәй, әтисе, бабасының халык арасында абруен, ярышларда алган күкрәк тулы медальләрен күреп, горурланып үскән балалары һәм оныклары да татарча көрәшкә тартылалар. Әнә улы Ришат мәктәп елларыннан көрәшне үз итә, көрәш алымнарын әтисеннән өйрәнә, татарча һәм грек-рим көрәше буенча спорт остасы исеменә лаек булып, Тукай районы һәм Чаллы шәһәренең ничәмә еллар Сабан туе батыры исеменә лаек булды. Ул әтисе Раббани батыр хөрмәтенә оештырылган ярышка килгән иде. Улы Робертның да яшьтән көрәшеп, матур үрләр яулавын әйтте. Классик көрәш буенча спорт остасы дәрәҗәсенә лаек булган икән. Раббани икенче оныгы, кызы Мәдинәнең малае Русланның да Сабан туе ярышларында үз ишләре белән көрәшеп чыныгу алуын, көрәштә яхшы гына күрсәткечләргә ирешүен мактап сөйләде.

Нәселе таза буынның үсентеләре дә мул уңышлы. Һәркайсы турында гаилә башлыгы Раббани, хатыны Мәгъдәния тәфсилләп сөйли ала. Спорттагы һәм хезмәттәге (Раббани 40 ел буе авариясез эшләгән беренче класслы шофер) уңышларым өчен мин җәмәгатем Мәгъдәниягә бик рәхмәтле, ул һәрчак мине алга рухландырып, гаиләдә үзара ихтирам, балаларда ата-анага карата хөрмәт-ихтирам тудырды. Уңышларымның, ярыштагы җиңүләремнең чишмә башы шунда, ди горурланып Раббани Шәрипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт