8 октябрь 2015 яңалыклары
-
Чаллының "Татарстан" кунакханәсе мөселманнар өчен махсус бүлмәләр җиһазлады
Чаллының "Татарстан" кунакханәсе мөселман клиентлары өчен аерым бүлмәләр җиһазлады. Бу эш ҮДО - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы "Хәләл" комитеты тарафыннан хупланды, дип хәбәр итә ТР МДН матбугат хезмәте. Ошбу хакта кунакханәнең генераль директоры Валентин Никитович Голубев болай ди: "Бүлмәләрдә намаз уку өчен барлык шартлар тудырылган: кыйбла юнәлешен күрсәткән күрсәткечләр,...
-
Татар көрәше остасы
Көзге бер мәлдә, әбиләр чуагыннан соң, Иске Абдул мәктәбенең спорт залы якын-тирә авыллардан килгән көрәшче малайлар шау-шуына, әти-әниләр ыгы-зыгысына күмелә. Һәр елдагыча биредә атаклы көрәшче, шушы авыл баһадиры, үзенең тиңдәшсез көче белән бөтен Республикага һәм Рәсәйгә танылган, ике тапкыр Россия чемпионы, Татарстаныбызның дүрт тапкыр көрәш батыры, Россия Федерациясенең һәм Татарстан...
-
Иң кызыклы бәя күрсәткече өчен бүләк ал
Кызыклы бәя күрсәткәчләре яки мәгънәсез реклама листовкларына тап булсагыз, "Кулланучылар юморы калейдоскобы" бәйгесендә катнашыгыз. Европа сыйфат атнасына багышланган чаралар кысаларында Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе халык арасында шундый конкурс оештыра. Бәйгенең оештыру комитеты катнашучылардан кәгазь һәм электрон вариантта материаллар кабул итә: игъланнар, бәя күрсәткечләре, тамгалар, реклама буклетлары (аларның фото...
-
Истәлекләргә бай очрашу күңелләрне кузгатты
Өлкән буын турында йөрәккә ятышлы җылы сүзләрне көзге бәйрәмебез көнендә ишетеп, күңел рәхәтләнеп, иркенәеп китә. Бу көнне хөрмәтле әби-бабайларыбызга карата атаклы кешеләрнең һич тутыкмас, мәрҗәндәй сүзләре дә искә төшә. Күренекле шагыйрь Михаил Светлов болай дип язган: «Картлык - ул ташландык иске-москы түгел, ә елкылдап торган матур бер хәзинә. Картлык -...
-
Якташлар очраша
«Энергетик» мәдәният сараенда якташлар очрашулары 23 октябрь көнне 18 сәгатьтә Лениногорск районы якташлары очрашулары белән башланып китә. Оештыра һәм алып бара Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева. Килми калмагыз. Керү ирекле. 6+ Белешмәләр өчен телефон: 70-16-50.