Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Истәлекләргә бай очрашу күңелләрне кузгатты

Өлкән буын турында йөрәккә ятышлы җылы сүзләрне көзге бәйрәмебез көнендә ишетеп, күңел рәхәтләнеп, иркенәеп китә. Бу көнне хөрмәтле әби-бабайларыбызга карата атаклы кешеләрнең һич тутыкмас, мәрҗәндәй сүзләре дә искә төшә. Күренекле шагыйрь Михаил Светлов болай дип язган: «Картлык - ул ташландык иске-москы түгел, ә елкылдап торган матур бер хәзинә. Картлык -...

Чынлап та шулай. Хакимиятнең иркен ашханәсенә җыелган әби-бабайларның күзләрендә шатлык нуры, йөзләре кояштай балкый. Бер мәлгә яшьлекләренә кайткандай истәлекләрен яңарта-яңарта тату гаилә әгъзалары сыман бер-берсе белән ачылып сөйләшәләр. Әйе, ил белән бергә күпне күргән, күп авырлыкларны күтәргән буын кешеләре бит алар. Әнә сугыштан соң, 50 нче еллар уртасында, Чаллы МТСына югары белемле бердәнбер инженер булып эшкә килгән, 45 ел буе баш инженер булып авыл хуҗалыгын техник коралландыруга, өметле яшь кадрлар үстерүгә бөтен көчен куйган Евгений Щеблановның хезмәт юлы районыбыз тормышында якты йолдыз булып балкый. Истәлекләрен сөйли башласа, сәгатьләр дә җитәрлек түгел. Үзе бер тарих. 10 октябрьдә Евгений Владимировичка 85 яшь тула. Туган көнең белән сине, хөрмәтле аксакалыбыз!

Тантанага килгән кем белән генә сөйләшсәң дә, кемне генә тыңласаң да - районның икътисадый, социаль-мәдәни тормышына саллы өлеш керткән, бай хезмәт юлы үткән олуг шәхесләребез белән горурланасың. Төрле елларда Тукай районын җитәкләгән, шушы җирлектә бай тәҗрибә туплаган Роберт Шәкүров, Равил Минһаҗев, Фәимә Гыйниятуллина, озак еллар хуҗалык җитәкчеләре булып эшләгән Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Галимҗан Зарипов, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Ильяс Гыйлаев һәм дистәләрчә шундый олпат затларыбыз районның алтын хәзинәсен тәшкил итәләр.

Район башлыгы Васил Хаҗиев андыйларны ихлас күңелдән: «Сез безнең остазларыбыз, укытучыларыбыз. Сездән күп нәрсәгә өйрәндек, өйрәнәбез», - дип хезмәтләрен югары бәяли һәм өлкәннәребезнең һәркайсына исәнлек-саулык, балаларының, якыннарының һәм туганнарының һәрдаим кайгыртуларын тоеп яшәүләрен тели.

Ул үз чыгышында соңгы елларда районның республикада әйдәп баручылар сафына басуын, игенчелектә һәм терлекчелектә шактый уңышларга ирешүен, социаль һәм көнкүреш өлкәсендә зур төзелешләр алып барылуын, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту юнәлешендә көн саен нәтиҗәле эшләр башкарылуын конкрет мисалларда сөйләп аңлатты. Өлкәннәр үз чиратында үткән сайлауларда Васил Гариф улының яңа срокка район башлыгы итеп сайлануы белән котладылар һәм җаваплы эшендә уңышлар теләделәр. Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины Фәимә Гыйниятуллина тәкъдиме белән Тукай районының 40 еллык юбилеена әзерлек эшләрен җәелдерү турында сүз барды. Бу эштә өлкәннәрнең якыннан катнашулары хакында да әйтелде. Бөек Тукаебыз исемен йөрткән район буш җирдә түгел, Чаллы районының турыдан-туры варисы буларак туды. Шунлыктан электәге һәм хәзерге күренекле вакыйгаларны һәм кешеләрне барлап искә алу, язмалар туплау, район газетасы битләрендә яктырту яшьләребезне туган җиренә, туган авылына мәхәббәт, илгә бирелгәнлек рухында тәрбияләүдә ныклы ярдәм булыр. Районыбызда сугыш һәм хезмәт батырлары, атаклы җитәкчеләре, игенчеләре, терлекчеләре, сәнгать эшлеклеләре, укытучылары һәм башка һөнәр ияләре бик күп. Яшьләребезне шулар үрнәгендә тәрбияләүне иң мөһим бурыч итеп куясы иде. Бу эшнең район юбилее алдыннан аеруча әһәмияткә ия икәнлеген ассызыкладылар ветераннар.

Гомумән, өлкән буын кешеләре белән җылы мөнәсәбәттә очрашып сөйләшү бәйрәм рухына яңа төсмерләр өстәде, үзешчән осталарыбызның концерт номерлары, анда нәниләребезнең катнашуы, аларның матур теләкләре өлкәннәребез күңеленә аеруча хуш килгәндер. Халкыбыз бик мәгънәле итеп: «Бер очрашу - үзе бер гомер», - дип тикмәгә генә әйтмәгән бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр ункөнлеге