Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллының "Татарстан" кунакханәсе мөселманнар өчен махсус бүлмәләр җиһазлады

Чаллының "Татарстан" кунакханәсе мөселман клиентлары өчен аерым бүлмәләр җиһазлады. Бу эш ҮДО - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы "Хәләл" комитеты тарафыннан хупланды, дип хәбәр итә ТР МДН матбугат хезмәте. Ошбу хакта кунакханәнең генераль директоры Валентин Никитович Голубев болай ди: "Бүлмәләрдә намаз уку өчен барлык шартлар тудырылган: кыйбла юнәлешен күрсәткән күрсәткечләр,...

Чаллының "Татарстан" кунакханәсе мөселман клиентлары өчен аерым бүлмәләр җиһазлады. Бу эш ҮДО - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы "Хәләл" комитеты тарафыннан хупланды, дип хәбәр итә ТР МДН матбугат хезмәте. Ошбу хакта кунакханәнең генераль директоры Валентин Никитович Голубев болай ди: "Бүлмәләрдә намаз уку өчен барлык шартлар тудырылган: кыйбла юнәлешен күрсәткән күрсәткечләр, намазлык, русча, татарча тәфсире белән Коръән, дисбе, түбәтәй һәм яулык, туалетта комган бар."

Номерга бронь заказы бирелгәндә бронь хезмәткәре мөселман республикаларыннан килергә теләүчеләргә һәм шулай ук башка мөселман кешеләренә дә бу хакта даими җиткереп торачак. Мөселман илләреннән дә кунаклар көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев