Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң кызыклы бәя күрсәткече өчен бүләк ал

Кызыклы бәя күрсәткәчләре яки мәгънәсез реклама листовкларына тап булсагыз, "Кулланучылар юморы калейдоскобы" бәйгесендә катнашыгыз. Европа сыйфат атнасына багышланган чаралар кысаларында Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе халык арасында шундый конкурс оештыра. Бәйгенең оештыру комитеты катнашучылардан кәгазь һәм электрон вариантта материаллар кабул итә: игъланнар, бәя күрсәткечләре, тамгалар, реклама буклетлары (аларның фото...

Кызыклы бәя күрсәткәчләре яки мәгънәсез реклама листовкларына тап булсагыз, "Кулланучылар юморы калейдоскобы" бәйгесендә катнашыгыз.
Европа сыйфат атнасына багышланган чаралар кысаларында Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе халык арасында шундый конкурс оештыра. Бәйгенең оештыру комитеты катнашучылардан кәгазь һәм электрон вариантта материаллар кабул итә: игъланнар, бәя күрсәткечләре, тамгалар, реклама буклетлары (аларның фото нөсхәләре), шулай ук "көлкеле" эчтәлектәге башка мәгълүматлар, дип яза "Шәһри Казан".
Интернеттан алынган материаллар конкурска кабул ителми. Конкурста 14 яшьтән зуррак булган татарстанлылар катнаша ала. Материалларны rpn.zppsmi@tatar.ru электрон почтасына яисә Казан шәһ., Большая Красная ур., 30, 15 каб. адресы буенча тапшырырга кирәк. Эшләр 30 октябрьгә кадәр кабул ителә. Бәйге турында тулырак мәгълүматны 8 (843) 238-41-93 телефоны аша белергә мөмкин.
фото https://vk.com/bestad?z=photo-29302425_385092069%2Falbum-29302425_00%2Frev сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев