Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Футболны Казан-аренада гына түгел, Бикләндә да уйныйлар

Билгеле булганча, бу елны футбол буенча Дөнья чемпионаты Россиядә узачак. Чемпионат 14 июньнән 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Башкалабыз Казанда турнирның алты матчы узачак: Казан-Арена стадионында Франция – Австралия, Испания – Иран, Польша – Колумбия һәм Германия – Корея төркемнәре арасында матчлар була. Шулай ук Татарстан башкаласында финалның сигездән бер матчы һәм бер чирек финал матчы уза. Дөнья чемпионаты уеннарына әзерлек кысаларында, районда да спортның бу төренә махсус игътибар бирелә. Мисал өчен, шимбә көнне ике зонада – Биклән авылында һәм Новотроицкое поселогында 2003 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында футбол турниры узды. Финалга чыгар өчен үзара 12 команда көч сынашты.

Турнирны район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев ачып җибәрде:
– Чемпионатта катнашучы дөньякүләм дәрәҗәдәге йолдызларга баш бирмичә, лаеклы, ә иң мөһиме, гадел уен күрсәтүегезне телим. Барыгызга да уңышлар! – диде ул.
Беренче зонада Биклән, Мәләкәс, Бәтке, Түбән Суыксу, Круглое Поле, Мусабай Завод мәктәбе җыелма командалары җирәбә ярдәмендә кайсы команда кем белән «туп тибәсе»н билгеләделәр. Икенче зонада Яңа поселогы, Иске Абдул, Комсомолец, Кнәз, Теләнче Тамак, Новотроицкое мәктәбе спортчылары, шулай ук система буенча парларга бүленеп, уенны башлап җибәрделәр.
Тәнәфес вакытында олы «абыйлары» арасында аерылып торган, Мусабай Завод авылыннан килгән, 10 яшьләр тирәсендәге иң кечкенә спортчы егетләр белән сөйләшеп алдым. Тренерлары Файсал Кәлимуллинның әйтүе буенча, малайлар, мәктәптәге һәм авылдагы футбол мәйданчыкларыннан кала, Яр Чаллы шәһәренә даими йөреп, «Строитель» командасында футбол уйныйлар икән. Егетләрне төркемнән иң олысы – Айдар Хөсәинов әйдәкләп йөри икән.
– Үзебезне кечкенә дип чутламыйм, калган егетләргә лаеклы көндәш дип саныйм. Эш яшьтә түгел, иң мөһиме – осталык, – ди Айдар.
Кнәз авылы өчен көч сынашырга килгән Иван Соколовның ул көнне туган көне иде. Тренерлары Виктор Белов сүзләренә караганда, бу егет спортны бик үз итә икән, хәтта туризм буенча республика ярышларында да булып кайткан. Менә бүген дә үз авылының данын якларга килгән.
– Туган көн дип, футбол буенча турнирны ничек төшереп калдырыйм? Футболны бик яратам. Бүген җиңү яулый алсак, минем өчен зур бүләк булыр иде. Иң мөһиме – дусларым янәшәдә, минем өчен бу үзе бер бәйрәм, – ди Ваня.
Ике зонада да озак көч сынашканнан соң, спортчылар арасында иң көчле дүрт команда билгеле булды. Бу – Яңа поселогы, Круглое Поле, Иске Абдул, Биклән авылы җыелма командалары. Финал уены чәршәмбе көнне Биклән авылында узачак.
Башкалабыз Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты узасы чорда авыл яшьләренең шушындый турнирда үз теләкләре белән катнашулары, спортка омтылулары күңелле хәл. Авыл яшьләренең футбол белән «янып» йөрүләре алга таба да дәвам итсен иде, диясе килә. Егетләрнең вакытларын шулай файдалы да, күңелле дә үткәрүе үзләре өчен дә яхшы бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт футбол Якты юл Тукай районы