Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Милләтләр кроссы – 2015» спорт чарасында 3427 кеше катнашты

26 сентябрьдә, шимбә көнне, районда «Татарстан кроссы - 2015» массакүләм спорт чарасы үтте. Кросста районның барлык авыл җирлекләреннән 3400дән артык кеше катнашты. Алар арасында мәктәп укучылары да, җитәкчеләр дә, район хакимиятендә эшләүче белгечләр дә, район учреждениеләрендә, оешмаларда, предприятиеләрдә эшләүчеләр дә актив булды.

Яңа поселогында узган кросста район Башкарма комитеты һәм район Советы җитәкчеләре, белгечләре ярышты. Әлеге спорт бәйрәмен Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Марат Фазылҗанов ачып җибәрде. Ул катнашучыларны бәйрәм белән котлады, җиңүле финиш теләп калды. Соңыннан сүзне район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев алды. Ул барлык йөгерешчеләргә дә уңышлар һәм җиңү генә теләде.

Йөгерешчеләр төрле озынлыктагы дистанция үттеләр. Кечерәкләр кыска арага йөгерсә, зурраклар ераграк арага чапты. Спорт ярышларының җиңүчеләренә Дипломнар һәм медальләр тапшырылды, дип хәбәр иттеләр район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән.

Сүз уңаеннан, безнең хәбәрчебез - Кече Шилнә авылы мәктәбенең X сыйныф укучысы Динара Муськина да авылларында үткән спорт ярышлары турында язып, редакциягә хат юллады.

- Мәктәбебезнең барлык укучылары да «Милләтләр кроссы»нда бик теләп катнашты. Әйтергә кирәк, быел әлеге ярышлар үзенчәлекле үтте. Гомум йөгерүләрдән тыш, укучылар футбол, теннис буенча да уеннар оештырдылар. Моннан тыш теләге булган һәркем ГТО нормаларын да тапшырды.

Шимбә иртәсе мәктәп янында линейкага тезелеп басу белән башланып китте. Йөгерә башлаганчы без һәрберебез дә махсус күнегүләр башкардык. Тагын бу көнне озынлыкка сикерү, кыска дистанциягә йөгерү, күтәрелү, тартылу кебек күнегүләрдә дә үзләрен сынап караучылар булды. Соңыннан исә «Милләтләр кроссы» ярышларында беренчелеккә чыккан йөгерешчеләргә тантаналы рәвештә махсус Грамоталар тапшырылды.

P. S. Спорт ярышларыннан күбрәк фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт милләтләр кроссы