Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Тукай районының ветеран спортчылары да сынатмый

Бөгелмә районының Карабаш шәһәр тибындагы поселогында волейбол уеннары буенча зона ярышлары үтте. «Татарстан - Яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәте кубогына уздырылган әлеге уеннарда шәһәр һәм районнарның спорт ветераннары командалары көч сынашты. - Безнең район данын Түбән Суыксу, Теләнче Тамак, Бәтке, Кече Шилнә авыллары волейболчыларының җыелма командасы яклады. Барлыгы ярышларда республиканың...

Бөгелмә районының Карабаш шәһәр тибындагы поселогында волейбол уеннары буенча зона ярышлары үтте. «Татарстан - Яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәте кубогына уздырылган әлеге уеннарда шәһәр һәм районнарның спорт ветераннары командалары көч сынашты.

- Безнең район данын Түбән Суыксу, Теләнче Тамак, Бәтке, Кече Шилнә авыллары волейболчыларының җыелма командасы яклады. Барлыгы ярышларда республиканың төрле районнарыннан килгән 7 команда катнашты. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә тукайлылар III урынны яулады. Волейбол уеннарының финал өлеше ноябрь аенда үткәреләчәк дип көтелә. Хәзер исә без шушы ярышларга әзерләнәбез, - дип хәбәр итте безгә районыбызның җыелма командасы тренеры, капитаны Валерий Бакалдин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт