9 апрель 2015 яңалыклары
-
Тукай районында бүген кар яуды (фото)
Бүген, 9 апрель көнне, инде язның икенче ае булуга карамастан, көне буе диярлек, буранлап кар яуды. Кайбер газета укучыларыбыз бу искиткеч матур күренешне фотога да төшереп алырга өлгергән. Новый поселогында яшәүче Флюрә ханым Ганиевага өй тәрәзәсеннән менә мондый манзара ачылган. Ффотоларны социаль челтәрдәге үз битендә ул "Апрель шуклана" дип атаган.
-
Бадминтон уеннарында Мус. Завод мәктәбе укучыларына тиңнәр булмады
Узган ялларда Сосновый Бор поселогының спорт залында бадминтон уеннары буенча район беренчелеге үтте. Ярышларда районның төрле мәктәпләреннән килгән 10 команда, шул исәптән 90 спортчы көч сынашты. Бадминтон уены дүрт төркемдә узды. 2004 елгы һәм аннан да яшьрәк спортчылар арасында беренчелекне Мус. Завод урта мәктәбеннән Айдар Хөсәенов белән Айсылу Фәхретдинова яулады....
-
Тукай районы көрәшчеләре “Дуслык" турнирында уңышлы чыгыш ясады
2-4 апрель көннәрендә Мамадыш шәһәрендә яшүсмерләр арасында ирекле көрәш буенча IV Бөтенроссия турниры үтте. Ярышларда Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм Чечен Республикасыннан килгән 250 спортсмен катнашты. Тукай районының балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе спортсменнары бу турнирда катнашып, яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Бәткедән Илья Николаев, Андрей Шиляев өченче урыннарны яуладылар (тренерлары Фатих Галәветдинов),дип хәбәр итәләр...
-
Тукай районының ветеран спортчылары да сынатмый
Бөгелмә районының Карабаш шәһәр тибындагы поселогында волейбол уеннары буенча зона ярышлары үтте. «Татарстан - Яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәте кубогына уздырылган әлеге уеннарда шәһәр һәм районнарның спорт ветераннары командалары көч сынашты. - Безнең район данын Түбән Суыксу, Теләнче Тамак, Бәтке, Кече Шилнә авыллары волейболчыларының җыелма командасы яклады. Барлыгы ярышларда республиканың...
-
Тукайлыларның кан басымын үлчәделәр
2015 ел Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы итеп игълан ителгән иде. Аның кысаларында районда «Кан басымыңны үлчә!» дип аталган акция үткәрү турында карар кабул ителде. Район хакимиятендә эшләүчеләр һәм бирегә эш белән килүчеләр беренче булып әлеге чара кысаларында кан басымнарын тикшертеп карый алдылар. Бинаның...
-
Тукай районының әниләренә капитал тапшырылды
«Энергетик» мәдәният сараенда Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районында яшәүче 63 гаиләгә тантаналы рәвештә ана капиталын алу өчен сертификатлар тапшырылды Программаны тормышка ашыру башланганнан бирле (2007 елның 1 гыйнвареннән) Тукай районында барысы 1.800 дән артык сертификат бирелгән. Исегезгә төшерәбез, 2015 елның 1 гыйнвареннән ана (гаилә) капиталының күләме 453.026 сум тәшкил...