Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

«Прометей»ның 25 еллыгына зур бүләк – биредә тәрбияләнүче яшь каратэчылар дөнья чемпионнары

Күптән түгел Рига шәһәрендә каратэ буенча үткән дөнья чемпионатында Шилнәбаш мәктәбенең бишенче сыйныфында укучы Руслан Чекушков, Кнәз мәктәбенең җиденче сыйныфында укучы Эльвина Хәбибуллина һәм Яр Чаллыдан 14 яшьлек Дамир Садриев җиңү яулап кайттылар. Каратэчы үсмерләрне «Прометей» көрәш мәктәбе тренеры Владимир Заикин әзерләде.

21 илдән килгән яшь спортчылар арасында Эльвина Хәбибуллина кумитэ буенча «алтын» призер булды, Руслан Чекушков 10-11 яшьлек балалар арасында кумитэ буенча иң яхшысы дип табылды, шул ук вакытта ката буенча «көмеш» призер булды.

«Руслан һәм Эльвина белән мин биш елдан артык шөгыльләнәм. Икесе дә бик талантлылар, тиз генә эләктереп ала беләләр. Бүген алар - көрән билбау ияләре», - ди үзенең кул астында тәрбияләнүче яшь спортчылар турында тренерлары Владимир Заикин.

Руслан да, Эльвина да спортка кече яшьтән килгәннәр. Үҗәтлекләре, төгәллекләре һәм талантлары аларга кыска гына вакыт эчендә шундый зур уңышларга ирешергә ярдәм иткән. Үсмерләр дөнья чемпионатына чыкканчы үзләрен Россия чемпионатында сынаганнар. Новочебоксарскида үткән ярышларда Руслан Чекушков, 72 көндәшен узып, Россия чемпионы дәрәҗәсенә ирешкән. Эльвина исә кумитэ буенча яшьтәшләре арасында өченче урынны алып, Россия чемпионатының «бронза» призеры булган.

Район яшүсмерләрен каратэ серләренә өйрәтүче «Прометей» кул сугышы һәм традицион каратэ федерациясенең эшли башлавына быел 25 ел тулды. Оешкан вакытында әле мәктәп исемен йөртүче әлеге федерацияне Шилнәбаш авылында яшәүче, мәктәптә военрук булып эшләүче Иван Антропов ачкан. Дөнья чемпионатында җиңүгә ирешкән үсмерләрне тәрбияләгән тренер Владимир Заикин кул сугышы сәнгатен нәкъ менә остазы Иван Антроповтан үзләштергән.

25 ел вакыт аралыгында «Прометей» кул сугышы һәм традицион каратэ федерациясе тренеры Владимир Заикин сигез спорт мастеры, спорт мастерына 20дән артык кандидат, күп санда төрле разрядлы спортчылар тәрбияләгән. Горурланырлык исемнәр шактый әлеге федерациядә беренче чыныгу алучылар арасында. Инде мәктәп бусагасын күптән атлап чыккан өлкән яшьтәгеләр дә, бүгенге көндә шунда шөгыльләнүче үсмерләр дә бар монда. Мәсәлән, кул сугышы һәм каратэ буенча берничә мәртәбә Россия чемпионнары булган Зөһрә Миңнуллина, Илдар Минхәеров, Руслан Бәдретдинов, Татьяна Мальковская, Ринат Шәфигуллин, Рәсил Шәйхетдинов, Алмаз Гатин, Никита Заикиннарның исемнәрен атый Владимир Викторович. Аннары Руслан Чекушков, Эльвина Хәбибуллина, Дамир Садриевлар белән беррәттән Александра Кустовская, Камил Гыйльметдинов исемнәренә туктала.

«Спортта уңышлар җиңел генә бирелми. Бу балаларда теләк һәм ихтыяр көче шул дәрәҗәдә зур - алар бер генә дәресне дә калдырмыйлар. Күнегүләр һәр көнне диярлек үтә. Малайлар һәм кызлар белән Сосновый Борда яки Чаллыда шөгыльләнәбез. Үземнең кул астында тәрбияләнүчеләр белән чиксез горурланам», - ди тренер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт каратэ