Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Акыл һәм фикер йөртүне таләп итә ул шахмат уены

3 ноябрь көнне, Чаллы шәһәренең яшьләр һәм яшүсмерләр шахмат-шашкалар клубында, авылларның мәгариф идарәсе хезмәткәрләре арасында Татарстан Республикасының атказанган спорт хезмәткәре Тәлгать Газиз улы Бәхтигәрәевның 75 яшьлек юбилеена багышланган шахмат турниры үтте.

Әлеге чараны район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев һәм мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Исаев башлап җибәрде. Соңыннан Тәлгать Бәхтигәрәевка Тукай муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

Шахмат ярышларында Кече Шилнә, Сәмәкәй, Мәләкәс, Шилнәбаш, Мусабай-Завод, Түбән Суыксу, Теләнче Тамак, Иске Абдул авылларыннан, Комсомолец, Яңа поселокларыннан барысы 20 уенчы катнашты. Командалар икегә бүленеп - ирләр һәм хатын-кызлар, швейцар системасы буенча 4 тур уйнадылар. Хөкемдарлар Евгений Козлов белән Рамил Хөснуллин бу бәйге гадел үтсен өчен ныклы тырышлык күрсәттеләр.

Соңгы арада шахматчылар арасында хатын-кызлар бик активлашып китте. Хатын-кызлар арасында, Резидә Гәрәева (Мусабай-Завод) беренче урынны яулады, Рузилә Шәрипова (Яңа поселогы) икенче урынны алды, Алисә Дилмөхәммәтова (Комсомолец поселогы) өченче урынга чыкты.

Реклама

Әйтергә кирәк: ирләр арасында шахмат ярышы киеренке барды. Шулай да Кече Шилнә авыл җирлеге данын яклаучы Рәүф Галимовка уңыш елмайды - ул беренчелеккә чыкты. Рамил Ямалтдинов (Казаклар) икенче урынны яулады, өченче урында Нуриман Мәүләвиев (Иске Абдул) калды. Гомуми исәпләү буенча Мусабай-Завод авыл җирлеге командасы җиңүче дип табылды. Аларга әлеге шахмат турнирының кубогы тантаналы рәвештә тапшырылды.

Турнир оештыруда иң мөһиме - катнашу һәм җиңү генә түгел, ә күптәнге танышларың белән очрашу, аралашудыр, бәлки. Катнашучылар киләсе турнирларда да кабат очрашырга теләк белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт

2
X