Сәламәтлек рубрикасы буенча яңалыклар
-
Инфекциядән ничек сакланырга?
Коронавирус әлегә чигенергә уйламый. Ул соңгы вакытта көннән-көн ныграк аза. Коронавирусның симптомнары һәм аннан саклану чаралары турында район үзәк дәваханәсе белгечләре киңәшләрен тагын бер мәртәбә искә төшерү зыян итмәс, мөгаен.
-
Иммунитетың нык булсын дисәң...
Бүген иммунитетны саклау, аны ныгыту иң актуаль сорауларның берсе. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, кешеләрнең нибары 10 проценты бөтен авырулардан диярлек яклый торган көчле иммунитет белән мактана ала. Тагын 10 проценты тумыштан килгән иммунодефицитка ия – бик еш авырый. Калган 80 процентының иммун системасы көче яшәү шартларына һәм рәвешенә бәйле. Иммун системасын сакларга һәм ныгытырга 6 гади кагыйдә ярдәм итәчәк.
-
Бергәләп әйтик: «Табибларга Рәхмәт!»
Бүгенге көндә бөтен дөнья яңа коронавирус инфекциясе белән көрәшә. Безнең Тукай район үзәк больницасы да «COVID-19» диагнозлы авыруларны кабул итә. Стационар 1 июньнән коронавируслы авыруларны дәвалау госпитале итеп үзгәртелгән иде.
-
Яңа коронавирус инфекциясе турында нәрсә белергә кирәк?
Үзизоляция режимыннан чыктык дип җиңел суларга ярамый. Коронавирус әлегә чигенергә уйламый. Ул безнең белән янәшә йөри. Шуны истә тотып, район үзәк дәваханәсе белгечләре тукайлыларга коронавирусның симптомнары һәм аннан саклану чаралары турында тагын бер мәртәбә искә төшерә.
-
Коронавирус – уен түгел
Кытайда килеп чыккан куркыныч вирус бөтен дөньяны чолгап алды. Бигрәк тә Европа илләрендә ул тиз тарала. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы аны пандемия, ягъни дөнья масштабындагы эпидемия буларак бәяләде. Россиядә дә аның таралу куркынычы бар. Роспотребнадзор инде 93 кешедә коронавирус табылганын хәбәр итә. Шуны истә тотып, ил күләмендә саклану чаралары күрелә.
-
Язгы көйсезлек яки гиповитаминоз белән ничек көрәшергә?
Яз башында без бераз көйсезгә әйләнәбез: тәнне хәлсезлек, йокы баса, нерв киеренкелеге арта, организм үзенә аерым бер төрле игътибар таләп итә. Табиблар моны тиешле матдәләр җитмәү, ягъни витаминнар кытлыгы белән аңлата. Алар әйтүенчә, мондый халәт гадәттә февральдә үк башлана һәм май ахырына кадәр дәвам итә. Халык арасында аны авитаминоз дип атыйлар, әмма күпчелегебез моны гиповитаминоз белән бутый. Аларның аермалыклары һәм охшаш яклары нәрсәдә соң? Авитаминоз хакында уйдырмаларның никадәр дөрес булуын ачыклыйк.
-
Коронавирустан ничек сакланырга?
Кытайда килеп чыккан коронавирус бүген җир шарының ярты иленә үтеп керде. Россиядә дә коронавирус белән авыруының 20 очрагы теркәлде. Коронавирус гадәти салкын тиюне хәтерләтсә дә, ул чирнең авыр формасына әйләнә, тиз арада үлемгә дә китерергә мөмкин. Бүгенге көндә 100 меңнән артык кешедә вирус табылганы билгеле, 4 меңгә якын кеше үлде.
-
Резерв стационары
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы белән Тукай районы үзәк дәваханәсендә резерв стационары оештырылды.
-
Икесе дә терелгән
Россиядә коронавирус инфекциясеннән ике кеше авырый иде, икесе дә – Кытай гражданнары.
-
Саулык – иң олы байлык
Сәламәт булуның бар яклап та отышлы булуын халкыбыз төшенде. Олысы да, кечесе дә сәламәт булырга, димәк, олы байлыкка ия булырга тырыша. Бу – бик күркәм гамәл. Чөнки сәламәт булу – үзеңне, гаиләңне, җәмгыятьне дә кайгырту. Бик сөенечле хәл, район җирлегендә сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар елдан-ел күбәя. Бигрәк тә өлкәннәр бу мәсьәләдә өлгерлек күрсәтә. Хәсән Ягъфәров – гомере буе хөкүмәт эшендә җаваплы вазифа башкарган кеше. Ул, үз эшенә җаваплы караган шикелле, зур байлыгын – сәламәтлеген саклауга да бик җитди каравы хакында сөйләде.
-
Гериатрия кабинеты – өлкәннәр өчен
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» программасы кысаларында 65 яшьтән узган өлкәннәргә һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә диспансерлаштыру үткәрелә. Әлеге максатны тормышка ашыру өчен районның «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә кайтарылган «LADA Largus» автомобиле белән район үзәк дәваханәсенә диспансерлык тикшеренүе үтәргә киләләр. Район үзәк дәваханәсендә 65 яшьтән узган өлкәннәр өчен гериатрия кабинеты эшли.
-
Үзеңне үзең сакла!
Үзеңне үзең сакла!
-
Грипп барыбер килә
Кыш көне авырып китү өчен күп кирәкми. Тиешенчә сакланмаганда, салкын тияргә, кискен респиратор инфекция иярергә, грипп йогарга мөмкин. Салкын тию эзсез генә үтми дә әле ул кайчак, сулыш юллары, үпкә ялкынсыну кебек җитди авыруларга сәбәп була. «Кышкы» авырулардан ничек сакланырга соң? Әлеге сорауга җавапны Тукай районы үзәк больницасы баш табибының шифаханә эшләре буенча урынбасары Зөлфия Илмәт кызы Дәүләтова бирде.
-
Ашыгыч ярдәм соңармас
Тукай район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенең Чаллы ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясенә кушылуын ишеткәч, кайберәүләр, тукайлыларны чит итмәсләрме, дип сагаеп калды. Ни дисәң дә, телефоныннан 03 яки 112 номерын бер генә мәртәбә булса да җыймаган кеше сирәк, иң кирәкле хезмәт бит. Ләкин шикләнергә урын юк, ярдәмгә өмет итүчеләрнең һәркайсы аны алачак. Чаллы ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясе баш табибының медицина буенча урынбасары, югары категорияле табиб-реаниматолог Лилия Мостафина белән сөйләшкәч, моңа ышаныч тагын артты.
-
Ашыгыч ярдәм Чаллыдан килә
Тукай районында ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүдә үзгәрешләр көтелә. Республикада старт алган пилот проекты кысаларында Тукай районы белән Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәте берләштерелә. Тукайлылар 31 декабрьдән башлап, нәкъ шәһәрдәгечә, 03 яки 112 номерына шалтыратып, ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтен чакыра алачаклар.