Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Ашыгыч ярдәм Чаллыдан килә

Тукай районында ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүдә үзгәрешләр көтелә. Республикада старт алган пилот проекты кысаларында Тукай районы белән Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәте берләштерелә. Тукайлылар 31 декабрьдән башлап, нәкъ шәһәрдәгечә, 03 яки 112 номерына шалтыратып, ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтен чакыра алачаклар.

Кешегә тиз арада медицина ярдәме күрсәтү кирәк булган очраклар бик күп. Гомерләрне саклап калу өчен минутлар, хәтта секундлар да зур әһәмияткә ия. Андый вакытларда ашыгыч ярдәмнең тиз арада килеп җитүе мөһим. Шушы факторларны күздә тотып, халыкка ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын күтәрү буенча республикада пилот проекты гамәлгә ашырыла башлады. 
«Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү» дип аталган әлеге проект районда 2019 елның 31 декабрендә старт ала. Тукай үзәк дәваханәсе баш табибы Галим Сабирҗанов: «Районга быел ике ашыгыч ярдәм машинасы кайтты һәм аларда сигез машина йөртүче эшләде. Норматив буенча район халкына ике бригадада сигез фельдшер һәм ашыгыч ярдәм чакыруын кабул итүче биш диспетчер хезмәт күрсәтте. Яр Чаллы шәһәрендә 30 ашыгыч ярдәм бригадасы эшли. Диспетчерлык хезмәтен үзәкләштерү ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенең чакырылган урынга килеп җитү вакытын тизләтәчәк. Районда өч җирлектә – Күзкәй, Мәләкәс авылларында, «Татарстан» совхозы поселогында ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасының вакытлыча тору постлары булачак. Үзәкләштерелгән диспетчерлык хезмәтенең халык өчен уңай яклары күп. Мисал өчен, Сәмәкәй авылыннан ашыгыч ярдәм сорап шалтыратучы авыруга медицина ярдәме күрсәтелгән вакытта диспетчерлыкка Сәет авылыннан шалтырату килеп иреште, ди. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре Сәмәкәйдән турыга Сәеткә юнәләчәкләр», – дип аңлата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев