Бикләндә «Фронт шагыйрьләре»җыентыгын тәкъдим итү булды
Мәдәният

Бикләндә «Фронт шагыйрьләре»җыентыгын тәкъдим итү булды

Биклән авылында Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына багышланган «Фронт шагыйрьләре» китабын тапшыру кичәсе узды. Җыентыкка сугыш ветераннары, шул исәптән авыл шагыйрьләре Рәфгәть Сарманаев һәм Ермалай Гавриловның шигырьләре кергән. Чарада шигырьләр укылды, җырлар башкарылды, китап исә шагыйрь гаиләсенә тантаналы рәвештә тапшырылды.

Шушы көннәрдә Биклән мәдәният йортында «Китап тапшыру кичәсе» үтте. Кичәгә шагыйрь Рәфгәть абыйның балалары, оныклары, оныкчыклары һәм авылдашлар килде, дип хәбәр итә Лилия Сәхбиева.

 «Фронт шагыйрьләре»җыентыгын тапшыру кичәсе.
 «Фронт шагыйрьләре»җыентыгын тапшыру кичәсе.

Кичәне ачып биргәндә, авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев әлеге вакыйганың әһәмиятен ассызыклады: «„Фронт шагыйрьләре“ — бу гади генә басма түгел, ә безнең бабаларыбыз кебек солдатларның йөрәк тибеше». Ул китапның авылда гына калмавын, мәктәп укучылары һәм яшь буын өчен дә кирәкле булуын билгеләп үтте.

Чараның рухын баетып, Сәрия Нәбиуллина Рәфгәть абый сүзләренә иҗат ителгән «Йомры кул» җырын башкарды. Шагыйрьнең оныкчыгы Гөлназ Гыймадиева үзенең шигырьләрен укыды, ә Рәфгәть абыйның кызы Наилә Сарманаева аның кызыклы язмаларын һәм шигырьләрен сөйләп бирде.

Кичәнең иң мөһим моменты — китапны гаиләгә тапшыру булды. Ветераннар советы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева китапны Рәфгәть абыйның килене Нурия Сарманаевага тантаналы рәвештә бирде: «Бүген бу китапны сезгә, варисларыгызга, балаларыгызга һәм оныкларыгызга тапшырам. Бабагызның иҗаты киләчәктә дә яшәсен, илебезнең көннәре тыныч булсын», — дип теләген әйтте.

«Фронт шагыйрьләре» җыентыгы — җиңү буыннары истәлеген саклаудагы мөһим өлеш, сүз аша тарих, кайгы, өмет һәм горурлыкны киләсе буыннарга җиткерүнең тере мисалы.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев