«М. авылындагы Разиф абыеңны беләсең микән, инсульт булды бит аңа, урын өстендә ята, телдән дә калган», - дип сөйләп китте Наилә апа уртак танышлар турында сүз алышканда. Бу агайны күреп белмәсәм дә, аңа кагылышлы байтак кына “легендалар”ның колагыма чалынганы бар иде...
Язмыштан качып булмый
- Хәзер үзе исенә ала микән, юк микән... Элек мин профсоюз председателе булып эшләдем бит, авылдагы хатын-кызлар оешмасының да үзенә күрә җитәкчесе идем. Ританың авырлы икәнен фатир хуҗасы Нәгыймә апа килеп әйтте, “егете алмыйм ди, Рита үз-үзенә берәр хәл кыла күрмәсен”, дип борчылып килгән иде.
Башта Ританы күреп сөйләштем, безнең авылга күрше районнан килгән, сөрмә күзле, уймак авызлы курчак кебек сылу кыз иде ул чакта. Разиф белән йөрүләре халык теленә кергән иде инде, өйләнешерләр дип көтәбез, безгә килгән кызларның кире киткәннәре юк, егетләр чүпләп кенә тора, килен булып берегәләр дә калалар... Рита тезләремә башын куеп елады, Разифтан авырлы икәнен дә яшермәде, өйләнмим, бала минеке түгел, ди икән тегесе.
Икенче көнне Разиф янына киттем. Ата-анасы белән дә сөйләштек. “Кыз баланы рәнҗетсәң, каргышы төшәр, дип әйтәм, колагына элми бит”, дип зарланды анасы. Үзе янында ярты төнгә хәтле утырдым. Менә генә игә килгән кебек була, ярар, язылышырбыз, ди. Шунда ук киресенә ката: “Юк, ул бала миннән түгел, камыт кияргә җыенмыйм әле”, ди. Әтекәем, булса да булыр икән тискәре бәндә... Ахыр чиктә профсоюз да, ата-анасы да тыңлата алмады аны, читкә чыкты да югалды.
Уку елы уртасында Рита да мәктәпне ташлап туганнарына, шәһәргә китеп барды. Шунда ир бала тапкан икән, тудыруга роддомда калдырып чыккан. Монысын авылда белми дә калыр идек – шунда санитарка булып эшләгән бер хатын безнең авыл килене икән, дөнья киң дип йөр син, аның авызыннан бик тиз безгә дә килеп иреште.
«Ританың каргышы төште», — диде авыл халкы
Разиф мин белгәндә генә өч өйләнеп, өч аерылды. Беренче хатыны бала алып кайтмагач, анысын үзе аерып җибәрде. Гаугасы бик озакка барды, хатынының абыйлары килеп, бик каты кыйнап, тешләрен дә коеп китте ул чагында. Икенче хатынын каяндыр читтән ияртеп кайтты, ике балалары туды, олысы, бичаракаем, акылга зәгыйфь иде, башка авыл мәктәбендә укыттылар.
Икенчесе алай сәламәт иде, матур гына, акыллы гына бала иде, унынчыны бетергән елны, автобустан төшкән чакта, аягы таеп егылган да, тәгәрмәч астында калган. Бөтен авыл халкы җыелып җирләдек... И-и, бала хәсрәтеннән яман нәрсә булсын... Разифның хатыны шул чагында мәзәкләнде, Казан бүлнисләрендә дә ятып кайтты, болай рәтләнгән дә кебек иде. Икенче елны баудан алдылар... Аны да авыл халкы җыелып җирләде, Разиф әллә авырып, әллә хәсрәтеннән эчеп, каядыр югалып ятты ул көннәрдә...
Өченче тапкырын өйләнү дисәң дә... Ирдән-иргә йөреп, балаларын авылдан-авылга ташлап калдырган бер алкаш хатынны ияртеп кайтты, икәүләп баш күтәрми эчеп яттылар. Теге зәгыйфь балаларын Казанга озаттылар, исән микән ул, юк микән, кем белсен... Шулай эчә-эчә, өйләрен дә яндыра яздылар инде, ярый әле ул чагында җилсез көн булып, бер почмаклары гына янып калды... Бу хатыны әллә эчеп үлде, әллә берәрсе “булышты”, гөнаһасына керәсем килми…
Бөтен халык әйтә инде, Ританың гына каргышы төште Разифка, ди. Яшьлегендә нинди күкрәп торган егет кырык яшендә үк бабай кыяфәтенә кереп беткән иде, бер рәхәт күрмәде.
Рита үзләренең ягында соңлап кына кияүгә чыккан икән, ике бала үстереп яталар. Ире алай начар кеше түгелдер, детдомда калган бала турында ишеткәч, үзебезгә алып кайтык дигән, эзләп тә барганнар. Баланы бүтәннәр тәрбиягә алган икән, адресын-мазарын бирмәгәннәр, кемнәр алганын да әйтмәгәннәр. Боларның барысын да каян белеп тораммы? И-и, үскәнем, авыл җирендә сер була ала димени?! Бая әйттем бит, дөнья киң булып тоела гына ул...
Разифны әнә хәзер инсульт бәргән, бер караучысы, тәрбияләүчесе юк, нишләп бетәр... Шулай, ни чәчсәң – шуны урырсың диләр бит, дөрес түгел дип әйтеп кара син!...
Нет комментариев