Кышын табынга яшелчәләрдән тәмле салат куясыгыз килсә, бу рецепт бик уңайлы. Тәкъдим ителгән продуктлардан якынча 4–5 литр салат ясарга була.
Кирәкле ингредиентлар:
- 3 кг помидор
- 1 кг суган
- 1 кг кишер
- 1 кг татлы борыч
- 1 стакан дөге
- 0,5 л үсемлек мае
- 1 стакан шикәр комы
- 2 аш кашыгы тоз
- 2 аш кашыгы уксус
Әзерләү тәртибе:
Помидор, суган, кишер һәм татлы борычны иттарткычтан чыгарабыз. Әзер яшелчә массасына дөге, үсемлек мае, шикәр комы һәм тоз өстәп, барысын бергә яхшылап болгатабыз.
Катнашманы 40 минут дәвамында кайнатабыз. Уттан алгач, 2 аш кашыгы уксус салып, яхшылап болгатабыз. Әзер салатны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкачлар белән ябабыз. Шулай итеп, кыш буена сакланырлык тәмле һәм туклыклы салат әзер!
Нет комментариев