Кызыклы һәм файдалы рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Кара энҗе» салаты»
Ингредиентлар: 2 йомырка, 1 пачка (зурысы) краб таякчыклары, 200гр. каты сыр, кара жимеш, 100г атланмай, әстерхан чикләвеге, майонез.
-
«Хатын-кыз капризы» салаты
Ингредиентлар: 200 гр. тавык түше, 1 кыяр, 100-120 гр.кара җимеш, 3 йомырка, 1 суган, 100гр. чикләвек, майонез, тоз тәменчә, бизәү өчен петрушка.
-
19 гыйнвар – Качману бәйрәме
19 гыйнвар православие календаре буенча – олы бәйрәм – качману көне. Ул христиан диненең мөһим вакыйгаларының берсе. Качману 19 гыйнвар көненә туры килә. Барлык гыйбадәтханәләрдә һәм чуму өчен әзерләнгән сулыкларда, бәкеләрдә суны изгеләндерәләр. Качмануның төп йоласы – сулыкларда, бәкеләрдә чумыну – су коену. Бу халык традициясен башкарганда саклык чараларын күрү сорала. Качману йоласын үткәрү өчен район җирлегендә кайсы урыннарда сулыклар, бәкеләр әзерләнүе һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү хакында Россия Гадәттән Тыш Хәлләр Министрлыгының Татарстан республикасы буенча кече суднолар дәүләт инспекциясенең Яр Чаллы шәһәрендәге үзәге инспекторлык бүлеге җитәкчесе Әбүзәр Нугуманов сөйләде.
-
Чәкчәк пешерү рецепты
Узган ел үткәрелгән «Йолдызлы чәкчәк» конкурсында катнашучылар чәкчәктән әзерләнгән төрле кызыклы композицияләр белән таң калдырдылар. Ул вакытта чәкчәк пешерү бәйгесендә күбрәк өлкән һәм уртача яшьтәге ханымнар катнашты. Быел милли ризыгыбызның ярыш мәйданына яшь киленнәрне, җиткән кызларны да чакыру ниятләнә. Яңа өйрәнүчеләр өчен чәкчәк пешерүнең бер үрнәген тәкъдим итәбез.
-
Яңа елның якты киче...
Хикәя
-
Сыр белән каплап пешерелгән үрдәк
Яңа елны каршылаганда өстәлдә кетердәп торган үрдәк түшкәсе торса, нур өстенә нур булыр. Аның рецептын безгә ветеран журналистыбыз Заһидә апа Нәбиуллина тәкъдим итә.
-
КЕТЕРДӘП ТОРГАН БАКЛАЖАН
Ингредиентлар: 80 г баклажан, 15 г сыр, 20 г кукуруз крахмалы, 200 мл көнбагыш мае, 5 мл кунжут мае, 80 г помидор, 30 мл чили соусы, тоз, көнбагыш, кинза, укроп.
-
АНАНАСЛЫ САЛАТ
Ингредиентлар: пешкән яисә ысланган тавык ите, 1 баш суган, уксус, сыр, а1 банка консервланган ананас, майонез.
-
КАРАҖИМЕШЛЕ КАЗ
Һәр хуҗабикәнең, әлбәттә, үз рецепты бар. Минем каз пешерү рецептым бик гади.
-
БӘЙРӘМ РУЛЕТЫ
Ингредиентлар: 0,5 кг бавыр, 2 йомырка, сарымсак, 2-3 аш калагы каймак, 0,5 стакан сөт, 4-5 стакан он, 1-2 данә кишер, 2 баш суган, яшел тәмләткеч, үсемлек мае, майонез, тоз һәм борыч.
-
КАЛЕЙДОСКОП САЛАТЫ
Ингредиентлар: 300 г пешкән сыер ите, 2-3 помидор, 1 борыч (сары төстәгесен алсаң салат купшырак була), 1 баш кызыл суган, 1 банка консервланган фасоль, көнбагыш мае, уксус.
-
ФРАНЦУЗ ПЕЧЕНЬЕСЫ
ФРАНЦУЗ ПЕЧЕНЬЕСЫ
-
Яңа елдан нәрсә көтәбез?
Әле кайчан гына 2019 елны каршы алган идек, инде 2020 елга аяк басарга да санаулы гына көннәр калып бара. Вакыт дигәнең сизелми дә үтә. Яңа елны һәркем матур өметләр, изге хыяллар белән көтә. Нәкъ менә Яңа елда ниндидер бер могҗиза булыр кебек. Аеруча балалар өчен Яңа ел иң матур, иң күңелле, иң көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Ул бит матур уй-хыяллар, сихри мизгелләр, кызыклы, мавыктыргыч, иң мөһиме – көтелгән бүләкләр бәйрәме. Без үскән чорда тәм-том салынган капчык иң зур бүләк иде! Авылларда җигелгән тарантаслар белән, гармуннар уйнап, Кыш Бабай белән Кар кызы ул бүләкләрне үзләре таратып йөрер иде. Алма, мандарин, карамель конфетлары, пачкалы вафли-печеньелар булыр иде ул пакетларда. Ә мәктәптә Яңа ел кичәсенә әзерләнү үзе бер вакыйга иде. Спортзалда торган зур чыршыны бергәләп бизибез, аңа кәгазьдән, башка төр материаллардан уенчыклар ясыйбыз. Бүгенге кебек ниндие кирәк шундый уенчыклар тезелеп тормый иде ул чакта кибетләрдә. Рәсем конкурслары, стена газеталары бәйгеләре тагын... Хәзер заманалар бераз үзгәрде, балаларның ихтыяҗлары да күпмедер артты. Өлкәннәр нинди уй-фикерләр белән яши дә Яңа ел алдыннан, балаларыбыз Кыш бабайдан нинди могҗиза көтә? Газета укучыларыбыздан без шул хакта сораштык.
-
Кабак кына димәссең...
Кабакның 90 проценты судан торса да, анда күплгәән төр витаминнар, аминокислоталар, аксымнар һәм углеводлар бар. Дөресрәге, аның составы А, С, Е, D, РР, К һәм В төркеме витаминнарына, шулай ук сирәк булган Т витаминына бай. Кабакта фтор, магний, бакыр, кальций, цинк, марганец, фосфор, йод кебек минераллар да бар. Шуның өстенә, кабакны бүлмә температурасында сакларга була һәм шул шартларда да файдалы матдәләрен югалтмый. Кабакта каротин күләме кишердән биш мәртәбә күбрәк. Каротин организмда А витаминына әверелә һәм актиоксидант буларак хезмәт итә. Бу матдә күзләрнең сәламәтлеген саклый, җәрәхәтләрне, янган урыннарны, язваны төзәтә.
-
Кабак ашы
Суровка поселогыннан Лилия Кыяметдинова кабактан аш рецепты җибәрде.