Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

19 гыйнвар – Качману бәйрәме

19 гыйнвар православие календаре буенча – олы бәйрәм – качману көне. Ул христиан диненең мөһим вакыйгаларының берсе. Качману 19 гыйнвар көненә туры килә. Барлык гыйбадәтханәләрдә һәм чуму өчен әзерләнгән сулыкларда, бәкеләрдә суны изгеләндерәләр. Качмануның төп йоласы – сулыкларда, бәкеләрдә чумыну – су коену.  Бу халык традициясен башкарганда саклык чараларын күрү сорала. Качману йоласын үткәрү өчен район җирлегендә кайсы урыннарда сулыклар, бәкеләр әзерләнүе һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү хакында Россия Гадәттән Тыш Хәлләр Министрлыгының Татарстан республикасы буенча кече суднолар дәүләт инспекциясенең Яр Чаллы шәһәрендәге үзәге инспекторлык бүлеге җитәкчесе Әбүзәр Нугуманов сөйләде. 

Тукай районы җирлегендә чуму урыны – бәкеләрне Белоус авылында һәм «Райский берег» ял базасында (Чулман елгасы), Новотроицкое авылында (Челнинка елгасы) һәм Мәләкәстә (буа) җиһазларга рөхсәт ителде. Чумуны оештыручылар һәм су коенучылар куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга тиешләр.
Әбүзәр Нугуманов, артык авырлыкны күтәрә алмыйча бозның чатнап китү ихтималын искә алып, боз өстенә берьюлы зур төркемнәр белән чыгуның тыелганлыгын әйтте. Чуму урынында – бәке янында берьюлы 20 кеше булырга тиеш түгел. Шуңа күрә, боз өстенә, тәртип белән, чиратлашып керергә кирәк. Олылар күзәтүеннән башка балаларны бәке янына кертү тыелган. Шулай ук, аек булмаган хәлдә һәм авыру кешеләргә (бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары авыруы булганнар, кан басымы нормаль булмаган кешеләр) чумылу катгый рәвештә тыела. 
Бәкенең тирәнлеге метр ярымнан артмаска, бозның калынлыгы 25 сантиметрдан да ким булмаска тиеш. Бәкегә төшү юлында куркынычсызлык кагыйдәләре сакланырга – баскычның култыксалары агачтан эшләнгән һәм махсус конструкциягә урнаштырылган булырга тиеш. Качмануны оештыручылар чуму урынына атлап бару уңайлы булсын өчен озынлыгы ике метрдан да ким булмаган агач такталар һәм җепләр, коткару чараларын алдан әзерләп куярга тиешләр. 
Кагыйдә буларак, чуму урынында киенү-чишенү өчен махсус урын әзерләнә, кайнар чәй эчү мөмкинлеге булдырыла. Әлеге урыннарда медицина, полиция һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре дежур торачаклар, диде Әбүзәр Нугуманов.

Фото предоставлено Дмитрием Половниковым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев