Кызыклы һәм файдалы рубрикасы буенча яңалыклар
-
18 август 2022 - 15:52Яңа маршрут буенча өстәмә рейсАлдагы санда без районда «Кафе “Уют”» – «Подсолнухи» микрорайоны – «Восточный» микрорайоны буенча 119 санлы яңа маршрут йөриячәге турында язып чыккан идек инде.
-
10 август 2022 - 14:49Кара карлыганнан тәмле кайнатмаАвгуст... Елның иң бай аедыр. Бакчаларда җиләк-җимешләр өлгергән чак. Аларны кышкылыкка саклау өчен төрле канайтмалар ясый хуҗабикәләр. Кара карлыганнан тагын бер тәмле кайнатма рецептын сезгә тәкъдим итәбез. Ул желе кебек куе була һәм озак саклана да. Моның өчен яңа җыеп алынган 4 килограмм карлыган, 6 килограмм шикәр комы, 6 стакан кайнаган су кирәк.
-
5 август 2022 - 12:44Тәмле чия пирүгеМоның өчен ярты килограмм чамасы төше алынган чия, 3-4 йомырка, 300-350 грамм он, 200 грамм шикәр комы, 50 грамм акмай һәм чеметем генә тоз кирәк булачак.
-
3 август 2022 - 12:33Кавынны белеп ашаЮан эчәкнең лайлалы тышчасы ялкынсынганда, шикәр чире, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте көчәйгәндә кавын ашарга ярамый. Кавынны берьюлы күпләп ашау киңәш ителми, ул эчәклеккә көч китерергә һәм эчәклек чәнчеп-чәнчеп авыртуга сәбәпче булырга мөмкин. Моннан тыш, кавынны тукланганнан соң 2-3 сәгать узгач кына ашарга ярый, чөнки ул башка бер генә ризык белән дә ярашмый.
-
1 август 2022 - 13:56Кызыл карлыганнан бик тәмле желеКызыл карлыганга күпләрнең исе китми, еш кына аннан нәрсә әзерләп була инде, диләр. Аны ак карлыган белән кушып, яисә үзеннән генә дә япкан компот искиткеч тәмле була. Ә кызыл карлыганнан әзерләгән желе турында әйтеп торасы да юк. Телне йотарлык тәмле килеп чыга. Желе ясау өчен һәр хуҗабикәнең үз рецепты бардыр, мөгаен. Яшь хуҗабикәләргә берничә ысул тәкъдим итәбез. 11 стакан карлыганны 5 стакан суга салып, 5-10 минут чамасы пешереп алабыз. Аннан сөзгечтән сөзәбез. Шул массага башта 8 стакан шикәр комы салып, 5-10 минут кайнатабыз. Сүндереп куйгач, 7 стакан шикәр комы өстәп, эреп беткәнче болгатабыз да банкаларга кайнар килеш тутырабыз. Тагын бер ысул: Карлыганны юып киптерәбез, суы калмасын. Аннан эмаль яки “нержавейка” савытка салып агач кашык белән изәбез. Һәм утка куеп, кайнарлап алабыз. Кайнатып чыгармыйбыз, азрак йомшаргач та сүндерәбез.
-
1 август 2022 - 13:55Чиядән кайнатмаБу рецепт белән кайнатсагыз, чия бөрешми. Савытка 1 стакан су салып кайнатып чыгарабыз. Шуңа бер стакан чия, шул ук күләмдә шикәр комы салып кайнатып чыгарабыз. Яңадан берәр стакан чия һәм шикәр комы салабыз һәм кайнап чыкканын көтәбез. Тагын бер стакан чия һәм шикәр комы салабыз һәм кайнатабыз... 9 стаканга кадәр шулай эшлибез. Соңгысын салгач, акрын утта 15 минут кайнатабыз. Күбеген җыябыз.
-
28 июль 2022 - 16:43Ташкабактан коймакларБакчачылар ташкабакны аеруча яратып үстерә. 20 сантиметрга кадәр үскән ташкабакны өзеп ашарга була, артык үсеп китсә, тәме үзгәрә һәм кабыгы катып китә. Бу яшелчәнең файдасы күп, аннан бик тәмле ризыклар да әзерләргә була. Әйдәгез, бүген ташкабактан бик тәмле коймак әзерлик. Яшь ташкабакның эчендәге тешләрен алып, эре тешле кыргычтан чыгарабыз. Аңа 2-3 тырнак вакланган сарымсак, 2 йомырка, вак итеп туралган петрушка һәм 2-3 кашык он кушып, яхшылап туглыйбыз.
-
19 июль 2022 - 16:30Дару үләннәре җыябыз12 июльгә кадәр үләннең файдасы сабагында, Питраудан соң — тамырында, ди өлкәннәр. Җәйнең икенче аена да аяк бастык. Кышын бу нигъмәтләрнең берсен дә эзләп табып булмый. Шуңа да соңга кала күрмәгез! Файда китерсен дисәң, дару үләннәрен вакытында һәм дөрес итеп җыярга да кирәк. Аларны сәнәгать предприятиеләреннән, шәһәрдән, трассалардан, чүплекләрдән, тимер юллардан кимендә 30 чакрым ераклыктагы җирдән җыярга тырышыгыз. Ни өчен дисәгез, алар һавадагы, туфрактагы һәм судагы агулы матдәләрне үзләренә гел сеңдереп тора.
-
19 июль 2022 - 15:29Консервланган яшел борчак рецептыЯшел борчакны маринадлау рецептын тәкъдим итәбез. 1,5 литр яшел борчак өчен маринад: 1 литр су, 1 аш кашыгы тоз, 1 бал калагы өеп шикәр комы, 1 бал калагы аш серкәсе. Борчакларны чистартырга, кәстрүлгә су салып, борчакны 3-5 минут пешереп алырга. Шул арада маринад ясарга, пешкэн борчакның суын агызырга кирәк.
-
1 июль 2022 - 08:42Яшелчәләргә тозлы су сибегез!Уңыш мул булсын, дисәгез, бу эшне вакытында башкарырга кирәк.
-
28 июнь 2022 - 15:19Бакчаларда җиләкләр пешәБакчаларда җиләк-җимешләр пешеп яткан матур вакытларның берсе. Иң беренче булып бакчада виктория җиләге өлгерә. Бу татлы җиләкләрдән кемдер төрле кайнатмалар ясый, кемдер компот яба, кемдер савытларга тутырып суыткычка гына тыгып куя. Ә сез виктория җиләгеннән нәрсәләр ясыйсыз? Бездән сезгә берничә татлы рецепт.
-
21 июнь 2022 - 08:19Бакчаларда - яшел укропБакчаларда ямь-яшел булып укроп үсеп чыкты. Аның иң файдалы, тәмле чагы әнә шул яшь чагында. Укропны турап киптереп куялар, шулай ук ваклап кисеп суыткыч камераларына да куеп саклыйлар. Укроп сәламәтлек өчен дә бик файдалы.
-
10 июнь 2022 - 12:11Сабантуе бәйрәм табынына милли ризыгыбыз бәлеш рецептыТатар халкында зур итле бәлештән дә тәмле, дәрәҗәле ризык юктыр. Бәлешне кадерле кунакларга, бәйрәмнәргә, туйларга пешерәләр. Табынга бәлешне чыгару үзе бер йола.
-
8 июнь 2022 - 07:57Әйдәгез, манты пешерәбез!Сабантуена кунакларны тәмле манты белән сыйлагыз. Мантыны ашаганда бернинди тартынусыз – иркенләп, тәменә төшенеп, рәхәтләнеп ашарга кирәк.