2023 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр календаре
Татарстан Диния нәзарәте 2023 елда мөселман календарендә бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр турында хәбәр итте. Бу Һиҗри буенча 1444-1445 еллар була.
23 гыйнвар – 1 нче Раҗәб.
26нан 27 гыйнварга – 4нән 5нче Раҗәбкә – Рәгаиб кичәсе.
17нән 18 февральгә – 26нан 27нче Раҗәбкә – Мигъраҗ кичәсе.
21 февраль – 1 нче Шәгъбан.
6нан 7 мартка – 14нән 15нче Шәгъбангә – Бәраәт кичәсе.
23 март – 1 нче Рамазан – Рамазан ае башлану.
17нән 18 апрельгә – 26нан 27нче Рамазанга – Кадер кичәсе.
21 апрель – 1 нче Шәүвәл – Ураза гаете.
21 май – 1 нче Зөлкагъдә.
19 июнь – 1 нче Зөлхиҗҗә.
27 июнь – 9 нчы Зөлхиҗҗә – Гарәфә көне.
28 июнь – 10 нчы Зөлхиҗҗә – Корбан гаете.
27 июнь – 1 июль – 9-13 Зөлхиҗҗә – Тәкъбир әт-Тәшрик көннәре.
19 июль – 1 нче Мөхәррәм, Һиҗри буенча 1445 ел башы.
28 июль – 10 нчы Мөхәррәм – Гашура көне.
17 август – 1 нче Сәфәр.
16 сентябрь – 1 нче Рабигыль-әүвәл.
26нан 27 сентябрьгә – 11нән 12нче Рабигыль-әүвәлгә – Мәүлид Ән-Нәби.
16 октябрь – 1нче Рабигыль-ахыр.
15 ноябрь – 1 нче Җөмәдәл-әүвәл.
14 декабрь – 1 нче Җөмәдәл-ахыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев