Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Язгы салатлар ясар вакыт җитте

Бик җиңел генә ясала торган, бик тәмле һәм файдалы салат рецептлары тәкъдим итәбез.

Ингредиентлар: пекин кәбестәсе, чи чөгендер, чи кишер, помидор, сыек май.

Помидор, чөгендер, кишернең күләме бертигез алына, пекин кәбестәсе ике тапкыр күбрәк исәбендә. Помидорны шакмаклап, кәбестәне саламлап турарга, кишер һәм чөгендерне эре угычтан чыгарырга, барысын бергә сыек май кушып тугларга.

Тәмле салат

Ингредиентлар: пекин кәбестәсе, помидор, суган, кыяр, баллы болгар борычы, «морковча», майонез.

Барысын бергә болгатабыз да табынга бирәбез.

Витаминлы салат

Яшь кәбестәне саламлап турыйбыз, 1 кыяр, 2 помидор, 1 болгар борычын шулай ук турап салабыз. Аңа кунжут, борыч, тоз, яшел тәмләткечләр, оливки мае салып яхшылап бутыйбыз.

Язгы салат

Ингредиентлар: пекин кәбестәсе, редис, яшел кыяр, пешкән йомырка, майонез, тоз.

Барысын бергә турарга, майонез, тоз салып яхшылап болгатырга. Теләгән кеше киптерелгән икмәк сала ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев