Кызыклы һәм файдалы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Киләсе җәй уңышын быел көздән кайгырту кирәк
Ашлама кертәбез. Уңышны җыеп алганнан соң, агачларга ашлама кертәләр. Моны җәйге сезон эчендә «таушалган» туфракны яхшырту өчен башкаралар. Беренче кар яуганчы җирне эшкәртеп калдыру кирәк. Кәүсә әйләнәсендәге җирне 10 – 15 см тирәнлегендә казып чыгу төрле корткыч һәм паразитлардан котылырга ярдәм итә. Казыганнан соң туфракны тигезләмәгез. Тигезләнмәгән туфрак яз көне суны үзенә яхшырак сеңдерәчәк. Аннары ашлама кертү эшен дә башкарырга була.
-
Кызыл чөгендер бик тә файдалы
Чөгендерне элек-электән зәңгеләгә каршы чара буларак кулланганнар. Тамырларында төрле витаминнарның күп булуы авитаминозларны булдырмауда зур роль уйный. Азык итеп чөгендернең яфракларын да кулланырга ярый, аларда С витамины (50 мг% кадәр) һәм каротин (А провитамины) бар. Тимер һәм кобальт тозлары булганлыктан, чөгендер азканлылыктан бик файдалы. Бертигез күләмнәрдәге чөгендер, кишер һәм әче...
-
Иртән кәһвә эчмәгез
Соңгы вакытта кәһвәнең файдасы турында күп сөйләделәр – бу эчемлек баш мие һәм йөрәк эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, кан әйләнешен яхшырта, матдәләр алмашынуын тизләтә икән. Тик шул ук вакытта аны бөтен кешегә дә эчәргә ярамый – ул кайбер кешеләрдә йөрәк һәм ашказаны авыртулары тудыра ала .
-
Кабак өлгерде...
Кабактан бик күп ризык әзерләргә була. Әйтик, кабак бәлеше, кабак согы, кабак кайнатмасы, кабак токмачы, кабаклы соус, кабаклы аш-пюре, гәршүктәге кабак.... Бавыр һәм бөер авыруларыннан интегүчеләргә кабак ашарга кирәк. Ул тиз эшкәртелә, сәбәпчесе картлык булган барлык авруларга да уңай тәэсир ясый. Кабак боткасы ябыгырга теләүчеләр өчен аеруча файдалы. Ул матдәләр...
-
Бәрәңге тәкәсе
Ике көн пешерәм дип йөри торгач өченче көнне тәки пешердем. Безнеңчә «тәкә», улым әйткәндәй «текә». Камыр өчен сөт, үсемлек мае, 3-4 аш кашыгы майонез, тоз, шикәр комы, он. Сөтне җылытып эшлибез. Камырны тәмам суынганчы ял иттерәбез. Эчлек өчен туралган бәрәңге, тоз - борыч, пешеп чыккач эченә салыр өчен акмай.
-
Ташкабак коймагы
1 ташкабак (чистартып, угычтан уабыз, тоз сибеп болгатабыз, 10-15 минут торгач согын сыгабыз).
-
Ташкабак торты
2 уртача ташкабакны кыргыч аша уабыз, шул массага суы чыксын дип, әзрәк тоз сибеп куябыз. Аннары, суы чыкач, массаны каты итеп сыгабыз һәм аңа 3 йомырка, тәменчэ тоз, борыч өстәп, 3-4 аш кашыгы тирәсе он салабыз. Массаны туглагач, аны коймак табасында кыздырырга тотынабыз. Кыздырган чакта сеңгән артык мае чыксын өчен, әзер беленнәрне кәгазь салфеткага куеп торабыз. Беленнәрне пешереп бетергәч, торт өчен кирәк булачак кремны әзерләүгә керешәбез. Крем өчен: майонез яки сөт өсте алабыз. Шуңа кыргычтан чыгарып сарымсак, укроп салып болгатабыз.
-
Яңа маршрут буенча өстәмә рейс
Алдагы санда без районда «Кафе “Уют”» – «Подсолнухи» микрорайоны – «Восточный» микрорайоны буенча 119 санлы яңа маршрут йөриячәге турында язып чыккан идек инде.
-
Кара карлыганнан тәмле кайнатма
Август... Елның иң бай аедыр. Бакчаларда җиләк-җимешләр өлгергән чак. Аларны кышкылыкка саклау өчен төрле канайтмалар ясый хуҗабикәләр. Кара карлыганнан тагын бер тәмле кайнатма рецептын сезгә тәкъдим итәбез. Ул желе кебек куе була һәм озак саклана да. Моның өчен яңа җыеп алынган 4 килограмм карлыган, 6 килограмм шикәр комы, 6 стакан кайнаган су кирәк.
-
Мин ничек хатынлыкка кандидат эзләдем
(сатирик хикәя)
-
Тәмле чия пирүге
Моның өчен ярты килограмм чамасы төше алынган чия, 3-4 йомырка, 300-350 грамм он, 200 грамм шикәр комы, 50 грамм акмай һәм чеметем генә тоз кирәк булачак.
-
Кавынны белеп аша
Юан эчәкнең лайлалы тышчасы ялкынсынганда, шикәр чире, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте көчәйгәндә кавын ашарга ярамый. Кавынны берьюлы күпләп ашау киңәш ителми, ул эчәклеккә көч китерергә һәм эчәклек чәнчеп-чәнчеп авыртуга сәбәпче булырга мөмкин. Моннан тыш, кавынны тукланганнан соң 2-3 сәгать узгач кына ашарга ярый, чөнки ул башка бер генә ризык белән дә ярашмый.
-
Кызыл карлыганнан бик тәмле желе
Кызыл карлыганга күпләрнең исе китми, еш кына аннан нәрсә әзерләп була инде, диләр. Аны ак карлыган белән кушып, яисә үзеннән генә дә япкан компот искиткеч тәмле була. Ә кызыл карлыганнан әзерләгән желе турында әйтеп торасы да юк. Телне йотарлык тәмле килеп чыга. Желе ясау өчен һәр хуҗабикәнең үз рецепты бардыр, мөгаен. Яшь хуҗабикәләргә берничә ысул тәкъдим итәбез. 11 стакан карлыганны 5 стакан суга салып, 5-10 минут чамасы пешереп алабыз. Аннан сөзгечтән сөзәбез. Шул массага башта 8 стакан шикәр комы салып, 5-10 минут кайнатабыз. Сүндереп куйгач, 7 стакан шикәр комы өстәп, эреп беткәнче болгатабыз да банкаларга кайнар килеш тутырабыз. Тагын бер ысул: Карлыганны юып киптерәбез, суы калмасын. Аннан эмаль яки “нержавейка” савытка салып агач кашык белән изәбез. Һәм утка куеп, кайнарлап алабыз. Кайнатып чыгармыйбыз, азрак йомшаргач та сүндерәбез.
-
Чиядән кайнатма
Бу рецепт белән кайнатсагыз, чия бөрешми. Савытка 1 стакан су салып кайнатып чыгарабыз. Шуңа бер стакан чия, шул ук күләмдә шикәр комы салып кайнатып чыгарабыз. Яңадан берәр стакан чия һәм шикәр комы салабыз һәм кайнап чыкканын көтәбез. Тагын бер стакан чия һәм шикәр комы салабыз һәм кайнатабыз... 9 стаканга кадәр шулай эшлибез. Соңгысын салгач, акрын утта 15 минут кайнатабыз. Күбеген җыябыз.
-
Ташкабактан коймаклар
Бакчачылар ташкабакны аеруча яратып үстерә. 20 сантиметрга кадәр үскән ташкабакны өзеп ашарга була, артык үсеп китсә, тәме үзгәрә һәм кабыгы катып китә. Бу яшелчәнең файдасы күп, аннан бик тәмле ризыклар да әзерләргә була. Әйдәгез, бүген ташкабактан бик тәмле коймак әзерлик. Яшь ташкабакның эчендәге тешләрен алып, эре тешле кыргычтан чыгарабыз. Аңа 2-3 тырнак вакланган сарымсак, 2 йомырка, вак итеп туралган петрушка һәм 2-3 кашык он кушып, яхшылап туглыйбыз.