Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Тәмле чия пирүге

Моның өчен ярты килограмм чамасы төше алынган чия, 3-4 йомырка, 300-350 грамм он, 200 грамм шикәр комы, 50 грамм акмай һәм чеметем генә тоз кирәк булачак.

Тирән савытка йомырка сытып, шикәр комы, тоз, май өстәп күпертәбез. Аннары он салып, бертөрле масса булганчы болгатабыз. Шуңа чияне салып бутыйбыз. Табаны майлап, сохари яисә манный ярмасы сибәбез һәм килеп чыккан катнашманы салабыз. Кызу мичтә кызарганчы пешереп алабыз. Күпереп пешкән пирог өстенә шикәр оны сибеп, шакмаклап кисәбез.

Чәй табынын тагын да ямьләндереп җибәрүче чия пирогы тел йотарлык тәмле була!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев