5 август 2022 яңалыклары
-
Мин ничек хатынлыкка кандидат эзләдем
(сатирик хикәя)
-
Тәмле чия пирүге
Моның өчен ярты килограмм чамасы төше алынган чия, 3-4 йомырка, 300-350 грамм он, 200 грамм шикәр комы, 50 грамм акмай һәм чеметем генә тоз кирәк булачак.
-
Ютәлдән андыз килешә
«Андыз бар җирдә ат үлмәс», – ди халык. Ягъни андыз тамыры хәтта атны терелтә ала. Русча «девясил» атамасы «тугыз төрле көч» дигәнне аңлата, дип фаразлыйлар. Безнең халыкта бу үләнне озакка сузылган авырулардан соң, өзлеккәндә кулланалар. Ютәл айлар буена сузылганда, башка дәва ярдәм итмәгәндә дә килешеп китә ул.
-
Бер бәрелешү нәтиҗәләре
29 нчы июльдә М7 Идел –Татарстан –Ташкичү автоюлында “Яр Чаллы – Сарман” арасында юлының 4,5 километрында , 1991 елда туган ир-ат машина йөртергә хокукы булмаган көе "Киа SLS" автомобиле рулье артына утыра. РФ юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып хәрәкәт итә. Ул каршы якка чыгып “Хундай Солярис” автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, “Хундай Солярис” машинасындагы пассажир корсагының тупас җәрәхәтләнүе белән ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатыла. Ул куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган. Шушы ук автомобильнең тагы бер пассажиры ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китерелә, сәламәтлеге тикшерелгәннән соң күзәтү астында калдырыла. Тагын бер пассажирның күкрәк читлеге өзелә , Яр Чаллы шәһәһәре ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китерелә, соңыннан өенә озатыла. Ул да куркынычсызлык каешын эләктермәгән була.
-
Туган ягына мәдхия җырлаучы ханым
Асия Метшина исеме райондашларыбызга яхшы таныш. Ул туган авылы, аның эшчән, уңган-булган халкы турында редакциягә хатлар язып тора. Ә иң яраткан шөгыле – күңелендә туган уй-хисләрен шигъри юлларга салу. Кырыкмаса кырык эше, авыру баласы булуга карамастан, кулына каләм алырга вакыт таба ул. Күпчелек шигырьләрендә Асия Метшина туган авылына мәдхия җырлый – Иштирәген үлеп ярата. Үткәндәге матур хатирәләре белән дә уртаклаша. Инсанга үгет-нәсихәтен җиткерергә дә тели. Туган ягына мәдхия җырлаучы шигъри җанлы Асия ханымның иҗат чишмәсе гел ургылып торсын.
-
Гомерләр суларда өзелмәсен
Җәй айлары елның иң матур, сагынып көтелгән ел фасылларының берседер ул. Бакча эшләре, табигать кочагында ял итү, су керү – олысы, кечесе өчен җәйнең мәшәкатьләре дә, рәхәтләре дә. Ләкин шуның белән бергә җәй ул хәвефле вакытның берсе дә әле.