Туган ягына мәдхия җырлаучы ханым
Асия Метшина исеме райондашларыбызга яхшы таныш. Ул туган авылы, аның эшчән, уңган-булган халкы турында редакциягә хатлар язып тора. Ә иң яраткан шөгыле – күңелендә туган уй-хисләрен шигъри юлларга салу. Кырыкмаса кырык эше, авыру баласы булуга карамастан, кулына каләм алырга вакыт таба ул. Күпчелек шигырьләрендә Асия Метшина туган авылына мәдхия җырлый – Иштирәген үлеп ярата. Үткәндәге матур хатирәләре белән дә уртаклаша. Инсанга үгет-нәсихәтен җиткерергә дә тели. Туган ягына мәдхия җырлаучы шигъри җанлы Асия ханымның иҗат чишмәсе гел ургылып торсын.
Иштирәк авылында яшәүче Асия Метшина шигырьләрен тәкъдим итәбез.
Әй, Иштирәк, Иштирәк!
Туган авылым – Иштирәгем
Синдә тудым, синдә үстем.
Хезмәтем дә, хөрмәтем дә сиңа –
Гомеремне синең белән бәйләдем.
Мәңге яшә, туган авылым!
Авылымның өч ягында – урман,
Каршыбызда – Керәч тау –
Авылның буеннан буена
Тезмәләнеп ул сузылган –
Кайтканны каршы ала сәламләп.
Киткәнне озатып кала хәерле юл теләп.
Җәен җир җиләге белән тора сыйлап.
Урманыбызда – төрле нигъмәт:
Каен, кура һәм җир җиләк –
Иренмичә җый гына сайлап-сайлап.
Каен, җир җиләген җыябыз,
Чиләкләр мөлдерәмә булганчы.
Җиләк чоры, печән өсте –
Бик матур вакыт ул авылда.
Кунак-төшем күп була,
Июль, август айларында.
Күрешәбез: туган-тумача,
Яшьтәшләр, замандашлар.
«Бер күрешү – үзе бер гомер»
Аралашып яшик туганнар!
Тау артында – Мартыш авылы,
Яр Чаллы юлында – Аулаш,
Күршеләр белән яшибез – дус,
Беркайчан булмас әрләш-талаш.
Әтиләр күрше авыллар белән
Аралашып, дус-тату яшәделәр.
Очрашкач алар бер-берсенә
«Знакум» дип, үз итеп дәштеләр.
Озак күрешми торсалар,
«Сагындым, знакум» диләр иде.
Сайлаулар бик тә күңелле,
Бәйрәм сыман булып уза иде.
Милли киемнәребезне киеп,
Җырлап-биеп күңел ачыла иде.
Аулаш апалары әле дә булса
Сагынып сөйли ул чакларны.
Мәдәни чаралар уздырылганда
Алар «артист». Сәхнә түрендә
Лиза апалар җырлап-биеп
Ачалар безнең күңелне.
Шулай тату булып, аралашып
Үткәрик калган гомерләрне.
Чишмәләргә дә бай авылыбыз –
Данлыклы Керәч тау астыннан
Агып чыга – Кыргыз чишмәсе.
Җырлап, челтерәп ага ул,
Суы салкын – теш сындырырлык,
Күчтәнәчкә алып китә чишмә суын
Ераклардан кайткан кунаклар.
«Ак калфак» – абруйлы оешма,
Алар да бездә кунак булды.
Очраштык, күрештек, сөйләштек
Бик тә күңелебез булды.
Иштирәгем, Иштирәгем!
Бигрәк якын шул син күңелемә.
Ишегалдыма чыгып басуга
Керәч таулары күренә.
Инеш буе, тарлауларың
Таңнарда алсу нурга күмелә.
Чумып-чумып йөзеп үстем
Йомшак, салкын суларыңда.
Ташлап китә алмадым сине
Туган авылым - Иштирәгем,
Бәхетем минем шушында!
Аллаһ кушканча яшик!
Хәләл ризык, хәләл кәсеп –
Бәрәкәтне арттыра.
Аллаһ Сүзен тыңламау исә
Кайгыга юлыктыра.
Ялкаулыктан тәүбә итеп,
Файдалы гыйлем тупла.
Аллаһ каршына кайтачак
Бар эш-гамәлең, онытма!
Хәерле гамәлләр кылсаң,
Әҗер-саваплар булыр.
Барысы бергә җыелып
Җәннәттә каршы алыр.
Олы нигъмәт
Ләә иләһә илләлЛаһ диеп,
Көн дә әйтеп йөрибез.
Бер Аллаһка ышанабыз,
Аннан яклау сорыйбыз.
Ләә иләһә илләлЛаһ дип
Әйтеп йөр син, онытма.
Иман, Ислам нигъмәтеннән
Ерагаючы булма!
Тәкъдир
Үткән гомер үткән инде,
Үткән эшкә салават.
Алда ниләр көтә икән,
Ниләр язган бер Аллаһ.
Гомер йомгагының күпме
Чорналган җебе калган?
Ничә урында нечкәреп
Ничә урында чуалган?
Күзем тагын ниләр күрер?
Колак ниләр ишетер?
Аяк-кулларым йөрерме?
Йсәнлегем булырмы?
Ниләр күрәчәкне безнең
Бер Аллаһ кына белә.
Күрәчәкне күрмичә
Кереп булмас шул гүргә.
0 Күңелемнең төрле халәте
Яңгырда калган утындай
Янмаган чакларым була.
Дөрләп китеп, кинәт балкып
Шаулаган чакларым була.
Башыма кайгылар килеп
Моңланган чакларым була.
Күңел шатлык белән тулып,
Елаган чакларым була.
Нахак сүзләрдән аптырап
Төн булган чакларым була,
Туганнар җылы сүз әйткәч
Көн булган чакларым була.
*
Җиргә килә һәр ел урап
Язы, кышы, җәе, көзләре
Барысын да кала озатып
Кешенең хәтер күзләре.
*
«Сабыр ит» дисең син миңа,
«Сабыр төбе – сары алтын»
Бик тә сабыр итәр идем
Эчкәйләрем тулы ялкын.
*
Гайбәтченең афәте,
Тел сөяксез, гел сөйли.
Теле өчен интеккәнен
Адәм баласы белми.
*
Изге балалар күбрәк булса –
Безнең догачыларыбыз калса,
Картлыгыбыз тыныч-имин булыр
Ике дөньяда сөенечебез булыр.
*
Күңелдә бөтерелә уй өермәсе
Йокы качты – булмый йоклап.
Таң атуга шигъри юллар туар,
Бу йокысыз төнне аклап.
*
Көнләшмәгез кеше бәхетеннән,
Күпсенмәгез читләр шатлыгын.
Беләсезме? Кара көнчелектән
Карала бит йөзнең аклыгы.
*
Әнием, бүген мин бәхетле идем –
Төшләремә тагын кергәнеңә.
Көне буе куаныплар йөрим,
Төшләремдә генә сине күрсәм дә.
*
Хәтерләр – тишек иләк,
Картаймый һич тә йөрәк.
Шул картаймас йөрәк белән
Яшәп калырга кирәк!
*
Начарлык тели алмыйм мин,
Сыкраса да йөрәгем.
Кешедән гаеп эзләмик,
Бар да язмыш бүләге.
*
«Ничек язасың син?» диеп
Сорыйлар миннән кайчак.
Сүзләрне уйлап кына
Урынына җайлап куйсаң,
Күңелдәге уй-хисләрне
Матурлап тезеп була.
Балаларың, оныкларың
Гел сөендереп торса,
Туганнарың хәл белергә
Ешрак кайтып торса,
Менә шулай, дускайларым
Шигырь күңелдә туа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев