Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер бәрелешү нәтиҗәләре

29 нчы июльдә  М7 Идел –Татарстан –Ташкичү автоюлында “Яр Чаллы – Сарман” арасында  юлының 4,5 километрында , 1991 елда туган ир-ат машина йөртергә хокукы булмаган көе "Киа SLS" автомобиле рулье артына утыра. РФ юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып хәрәкәт итә. Ул каршы якка чыгып  “Хундай Солярис”  автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, “Хундай Солярис”  машинасындагы пассажир корсагының тупас җәрәхәтләнүе белән ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатыла. Ул куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган. Шушы ук автомобильнең тагы бер пассажиры ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китерелә, сәламәтлеге тикшерелгәннән  соң күзәтү астында калдырыла. Тагын бер пассажирның күкрәк читлеге өзелә , Яр Чаллы шәһәһәре ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китерелә, соңыннан өенә озатыла. Ул да куркынычсызлык каешын эләктермәгән була.

“Хундай Солярис”  автомобилендә Тукай районында яшәүче 2 нче сыйныф укучысы җәрәхәтләр ала.  Башында гематома, уң буын өлкәсендә яралар белән хастаханәгә китерелә,  соңыннан өенә озатыла. Иминлек каешын эләктермәгән. Автомобильдә тагы бер бала була, 2014 нче елда туган, Түбән Кама районында яши, 1 нче сыйныф укучысы, маңгаенда яра белән Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китерелә, тикшерү узганнан соң өенә җибәрелә.

/Фотолар Тукай районы ЮХИДИ бүлегеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев