Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гомерләр суларда өзелмәсен

Җәй айлары елның иң матур, сагынып көтелгән ел фасылларының берседер ул. Бакча эшләре, табигать кочагында ял итү, су керү – олысы, кечесе өчен  җәйнең мәшәкатьләре дә, рәхәтләре дә. Ләкин шуның белән бергә җәй ул хәвефле вакытның берсе дә әле. 

 –   Су керү сезоны башлану белән Чаллы шәһәре һәм Тукай районы халкы елгаларга чыга башлады. Моңа бәйле рәвештә су объектларында күңелсез хәлләр дә бермә-бер артты. Башлыча, бу хәвефле вакыйгалар су керүне тыючы урыннарда коену, балаларның ата-ана контроленнән башка гына сулыкларда ял итүенә, исерек килеш суга керүгә барып тоташа. Әлеге хәл республика күләмендә дә шактый күзәтелә, безнең район  карамагында булган территорияләрдә исә балигъ булмаган балалар катнашында күптән түгел ике күңелсез очрак теркәлде. Аларның икесе дә ата-ана контроленең булмавы аркасында килеп чыкты. Су керү урыннарына килгәндә, Тукай районында халык гадәттә бакчачылык ширкәтләре яннарында урнашкан сулыкларда коена, – диде кече суднолар буенча дәүләт инспекциясенең Яр Чаллы буенча инспекторы Зиннур Мостафин.   
  Күптән түгел, безнең районда  «Маленькая страна» поселогында да күңелсез хәл була язды: 12-14 яшьләрдәге өч малай поселок янындагы күлдә су кергәндә, аларның берсе бата язган. Ләкин, бәхеткә каршы, батучы яшүсмерне унтугыз яшьлек Чаллы егете, ТИСБИ көллияте студенты Семен Иконников коткарып калган. 
– Мин ул көнне «Маленькая страна»га дус кызның туган көненә чакырылган идем. Без дүрт кеше күлгә төшеп су кереп алырга булдык. Ниятебезне тормышка ашырып, туйганчы коенеп, яр буенда ял иткәннән соң, өйгә кайту ягына чыктык. Инде күл күренми башлагач, ярдәм сорап кычкырган тавышны ишетеп алдык, – дип сөйләде безгә Семен, аның белән телефоннан элемтәгә кергәч. – Башта без дусларым белән моны бер шаярту дип кенә кабул иттек. Чөнки ярдәм сораган өч егет тә яшүсмерләр иде, ә бу яшьтә алар  еш кына шулай кеше куркытырга, шаяртырга яраталар. Әмма, мин судагы бер егетнең үзен сәер тотуына игътибар иттем: ул бертуктаусыз көлә иде, аннары бер су эченә китте, бер кире калыкты, аннары бөтенләй су астына кереп юк булды. Мин шунда аңа ярдәмгә ашыктым, – диде ул. 
 Семен батучының кай урында су астында китүен истә калдырып, шунда чума һәм малайны эзләргә керешә. Ләкин, ул берничә тапкыр уңышсызлыкка очрый. Инде өченче тапкыр сулыш алып, суга чумгач кына, ул яшүсмерне табып ала. 
– Өченче тапкыр чумганчы мин тиз генә хәл алдым: малайны баткан урыннан уң якка китеп эзләргәме яки сул якка китәргәме? Шулай да ничектер аны сул яктан эзләп карарга булдым һәм ялгышмадым. Су астына киткәч тә мин шул якта аякларымны, кулларымны җәеп, малайның гәүдәсен эзләргә тотындым. Кинәт кенә аның аягын тоеп алдым һәм шунда ук, гәүдәсеннән тотып, башын су өстенә чыгарырга тырыштым. Ул вакытта мин батучыны коткару турындагы кагыйдәләр турында уйлар хәлдә түгел идем. Малайны кай җиреннән тота алдым, шуннан кочаклап, су өстенә чыгардым, – дип искә алды Семен Иконников. 
 Инде баткан малайны ком өстенә алып чыгаргач та, алар янына күл буенда ял итүче олылар да килеп җиткән. «Ләкин аларның берсе дә батучыга ничек итеп беренче ярдәм күрсәтергә кирәклеге турында белми иделәр. Ашыгыч ярдәм генә чакырдылар», – дип билгеләп үтте егет. 
Шулай да, баткан балага фәрештәләре ярдәм итте микән, ләкин Семенның дусты Марат югалып калмый. Ул малайның гүдәсен аркадан күчереп, ян якка яткыра. Шуннан соң гына малай йоткан суын косып чыгара, аңа җан керә башлый. 
– Шушы хәлдән соң өч көн үткәч, мине ул малайның әтисе эзләп тапты. Рәхмәтләрен әйтте, улының батуы турындагы хәбәрне ишеткәч, бик курыккан. Ул шомлы шалтыратуны кабул иткәч, бар эшен дә ташлап, шәһәрдән атылып поселокка кайткан булган. Без аның белән бик күп сөйләштек, мин башлыча ул малайның сәләмәтлеге белән кызыксындым. Шөкер, ул хәзер яхшы хәлдә, – диде Семен. 
 Семен Иконниковның һәм аның дусларының битарафсызылыгы һәм батырлыгы сәбәпле генә кеше гомере, бала гомере саклап калынды. Бу очрак сулыкларның мәкерлегенә, уеннан да уймак чыгарга мөмкин булуына тагын бер мисал. Балаларның сулыкларда ата-аналарның күзәтүеннән башка гына су керүләре күңелсезлекләр белән тәмамланырга мөмкин. Шуңа күрә дә, елга-күлләрдә коенган чакта, куркынычсызлык кагыйдәләрен онытмасак, бер-беребезгә игътибарлы булсак иде.  

Николай Туганов фотосы
      
   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев