Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Ташкабак торты

2 уртача ташкабакны кыргыч аша уабыз, шул массага суы чыксын дип, әзрәк тоз сибеп куябыз. Аннары,  суы чыкач, массаны каты итеп сыгабыз һәм аңа 3 йомырка, тәменчэ тоз, борыч өстәп, 3-4 аш кашыгы тирәсе он салабыз. Массаны туглагач, аны коймак табасында кыздырырга тотынабыз. Кыздырган чакта сеңгән артык мае чыксын өчен, әзер беленнәрне кәгазь салфеткага куеп торабыз.  Беленнәрне пешереп бетергәч, торт өчен кирәк булачак кремны әзерләүгә керешәбез. Крем өчен: майонез яки сөт өсте алабыз. Шуңа кыргычтан чыгарып сарымсак, укроп салып болгатабыз.

Тортны җыйганда, беленнәр арасына шул кремны сылыйбыз һәм помидор боҗралары кыстырабыз. Тортны күңел теләгәнчә бизибез. Ашларыгыз тәмле булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев