Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Кызыл чөгендер бик тә файдалы

Чөгендерне элек-электән зәңгеләгә каршы чара буларак кулланганнар. Тамырларында төрле витаминнарның күп булуы авитаминозларны булдырмауда зур роль уйный. Азык итеп чөгендернең яфракларын да кулланырга ярый, аларда С витамины (50 мг% кадәр) һәм каротин (А провитамины) бар. Тимер һәм кобальт тозлары булганлыктан, чөгендер азканлылыктан бик файдалы. Бертигез күләмнәрдәге чөгендер, кишер һәм әче...

Чөгендерне элек-электән зәңгеләгә каршы чара буларак кулланганнар. Тамырларында төрле витаминнарның күп булуы авитаминозларны булдырмауда зур роль уйный. Азык итеп чөгендернең яфракларын да кулланырга ярый, аларда С витамины (50 мг% кадәр) һәм каротин (А провитамины) бар.
Тимер һәм кобальт тозлары булганлыктан, чөгендер азканлылыктан бик файдалы. Бертигез күләмнәрдәге чөгендер, кишер һәм әче торма сутлары кушылмасы белән халык медицинасында элек-электән үк азканлылыкны дәвалаганнар. Шундый кушылманы берничә ай дәвамында көн саен, ашар алдыннан, 1-2 шәр аш кашыгы эчәргә кушалар.
Зәңгелә һәм азканлылыкны дәвалау өчен әчетелгән чөгендерне дә кулланырга була.
Чөгендернең клетчаткасы һәм органик кислоталары эчәклекнең дулкынсыман кыскаруларын көчәйтәләр, шунлыктан хроник эч кату вакытында ач карынга 100-150 г пешкән чөгендер ашарга киңәш ителә. Эч артык нык катканда, чөгендер кайнатмасыннан клизма эшлиләр.
Йодның күплеге буенча чөгендер башка яшелчәләр арасында беренче урыннарның берсен алып тора. Шунлыктан чөгендерле азык атеросклероз, тиреотоксикоз белән интегүчеләргә бик тә файдалы. Чи чөгендер сутын матдәләр алмашын яхшыртучы һәм организмны ныгытучы чара буларак эчәргә була. Пешкән чөгендер гипертония авыруларыннан да шифалы тәэсир итә, чөнки анда кан басымын төшерергә ярдәм итүче магний шактый күп. Халык медицинасында кан басымы югары булганда һәм тынычландыручы чара буларак, яртылаш бал белән кушылган чөгендер суты эчәләр (көнгә 3-4 тапкыр яртышар стакан). Томау төшкәндә, пешкән чөгендер суты белән борын эчен юалар.
Ялкынсынулар булганда, чөгендер тамыры боткасын вакыт-вакыт (кибүенә карап) җәрәхәтләргә һәм шешләргә куялар.
Ангинаны дәвалау буенча бик уңайлы бу рецептны тормышта кулланган кешеләр киңәш итте. Кулланып карагыз, бәлки сезгә дә ярдәме тияр.
Ангинаны 24 сәгатьтән ары дәваларга ярамый, югыйсә йөрәккә авырлык киләчәк, дип саный әлеге рецепт авторы. Ә киңәш бик гади һәм һәркем моны сынап карый ала.
1 кызыл чөгендерне вак угыч аша чыгарырга. Уылган 1 стакан массага 1 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе өстәргә. Бу кушылманы караңгы ябык урында 4 сәгать тотарга. Аннан соң массаны калын тукыма аша сыгарга. Куе массасын ташлагыз, ә суы белән 2,5 сәгать саен тамагыгызны чайкагыз. Чөгендер суы хроник һәм фоликуляр ангинаны да савыктыра, ди автор.
Ни өчен чөгендер ашарга кирәк?
1) Косметологлар бит тиресен яшь саклау өчен чи чөгендер согы кулланырга киңәш итә.
2) Фолий кислотасына бай чөгендер организмга яңа күзәнәкләрне репродукцияләү өчен кирәк. Яшь калу өчен тагын бер мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз
3)Бу яшелчә организмны, канны, бөер һәм бавырны токсиннардан һәм агудан тиз чистарта.
Киңәш ителми: Бөердә таш булган, яки башка кимчелек булган очракта, эч киткәндә, ашказаны авыртканда аеруча сак булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев