Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Киләсе җәй уңышын быел көздән кайгырту кирәк

Ашлама кертәбез. Уңышны җыеп алганнан соң, агачларга ашлама кертәләр. Моны җәйге сезон эчендә «таушалган» туфракны яхшырту өчен башкаралар. Беренче кар яуганчы җирне эшкәртеп калдыру кирәк. Кәүсә әйләнәсендәге җирне 10 – 15 см тирәнлегендә казып чыгу төрле корткыч һәм паразитлардан котылырга ярдәм итә. Казыганнан соң туфракны тигезләмәгез. Тигезләнмәгән туфрак яз көне суны үзенә яхшырак сеңдерәчәк. Аннары ашлама кертү эшен дә башкарырга була.

– агач көле. Анда азот та, хлор да юк-югын. Әмма көл туфракның структурасын яхшыртачак һәм әчүенә киртә булып торачак. «Олы» агачка ярты чиләк агач көле кирәк булыр. Аны сипкәч, яңгыр сулары юып төшермәсен өчен, өстен грунт белән күмәргә киңәш ителә.
– фосфорлы ашламалар.Мондый төр ашламалар агач йә куакның тамыр системасын үстерүдә ярдәм итәчәк. Аларны ешрак җимеш бирә торган үсентеләрне ашлауда кулланалар. Фосфорлы ашламаларны 8 – 20 см тирәнлеккә кертү мөһим. Агач астына – 30, куакка 20 г ашлама җитә.
– калийлы ашламалар.Алар агач-куакларга кышны исән-сау чыгарга ярдәм итә. Мондый ашламаны алдан эшкәртелгән дымлы туфракка кертәләр. 1 квадрат метрга якынча 10 г ашлама кирәк була.
Һәр агач төбенә 4-5 кг компост, ә калган җирләргә 2-3 кг тирәсе черемә кертү дә яхшы нәтиҗә бирер.
Алмагач һәм груша өчен (10 «яшь» тулмаганнарга) 8 кг компост яисә черемә кертү яхшы булачак. Әгәр агачның «яше» 10 елдан артыграк икән, ашлама күләмен 20 – 30 килограммга кадәр арттырабыз. Шуңа 20 г калий сульфаты, 25 г суперфосфат өстәргә дә онытмыйбыз.
Карлыган, кура җиләге, крыжовникның һәр куагы төбенә 12шәр кг черемә салырга кирәк. Шуңа 30 г суперфосфат һәм калий сульфаты өстәү дә уңышны арттырачак.
Слива һәм чия куакларына калий сульфатын 10ар г гына аласы. Суперфосфатны 20 граммнан арттырырга киңәш ителми. Тирес һәм компостны исә куакларга 1:10 исәбеннән су белән кушып кертү кулайрак булыр.

Агартабыз. Иң элек кәүсәләрне дезинфекциялибез. Иң гади ысул – кер сабыны белән көл катнашмасын куллану. 10 л суга якынча 50 г кер сабыны һәм 3 кг көл кирәк булыр. Шуларны бергә кушып, эреткәч, агач кәүсәләрен юып алырга кирәк.
Кәүсәләрне кибүеннән саклау өчен, акшар эремәсе әзерләргә мөмкин. Моның өчен 10 л суга 2-3 кг акшар, 300 г бакыр купоросы һәм 1 кг үзле балчык алына. Коры көнне әлеге катнашманы тигез катлам итеп агачның тамырларыннан алып беренче ботакларына кадәр куе иттереп сыларга кирәк. Тик акшар катламы артык калын булырга тиеш түгел.
Су сибәбез. Агач уңыш биреп бетергәч тә, аңа су сибүдән туктарга була, дигән фикер – ялгыш. Туфрак кипмәсен өчен, кышка кергәнче, җирне җитәрлек күләмдә дымландырып калдыру мөһим.
Бер квадрат метрга якынча 4 чиләк су сибәргә кирәк. Билгеле, аны берьюлы сибәргә түгел. Бу – этаплап, берничә адымда эшләнә тоган эш. Аз-азлап су керткән очракта, дым тирәнгәрәк китәчәк.
Җимеш бирүче агачның «яше» 5 елдан артык булса, суны кәүсә әйләнәсенә генә түгел, ә агачның ябалдашлары турында да онытмаска кирәк.
Каты грунтта үскән агач-куакларга су сипкәндә исә «нокталы» ысулны кулланырга була. Таяк башы белән 10 см тирәнлектә чокырлар ясарга һәм шунда суны агызырга мөмкин. Болай эшләгәндә туфракка су тизрәк сеңәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев