Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Кызыл карлыганнан бик тәмле желе

Кызыл карлыганга күпләрнең исе китми, еш кына аннан нәрсә әзерләп була инде, диләр. Аны ак карлыган белән кушып, яисә үзеннән генә дә япкан компот искиткеч тәмле була. Ә кызыл карлыганнан әзерләгән желе турында әйтеп торасы да юк. Телне йотарлык тәмле килеп чыга. Желе ясау өчен һәр хуҗабикәнең үз рецепты бардыр, мөгаен. Яшь хуҗабикәләргә берничә ысул тәкъдим итәбез. 11 стакан карлыганны 5 стакан суга салып, 5-10 минут чамасы пешереп алабыз. Аннан сөзгечтән сөзәбез. Шул массага башта 8 стакан шикәр комы салып, 5-10 минут кайнатабыз. Сүндереп куйгач, 7 стакан шикәр комы өстәп, эреп беткәнче болгатабыз да банкаларга кайнар килеш тутырабыз. Тагын бер ысул: Карлыганны юып киптерәбез, суы калмасын. Аннан эмаль яки “нержавейка” савытка салып агач кашык белән изәбез. Һәм утка куеп, кайнарлап алабыз. Кайнатып чыгармыйбыз, азрак йомшаргач та сүндерәбез.

Суынгач, вак тишекле иләктән сөзәбез һәм 1 килограмм пюрега 1,5-1,8 килограмм шикәрнең яртысын салып, төсе китмәслек итеп 1-2 минут кына кайнатып алабыз. Сүндергәч калган шикәрне салып, яхшылап болгатабыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев