Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Кабак өлгерде...

Кабактан бик күп ризык әзерләргә була. Әйтик, кабак бәлеше, кабак согы, кабак кайнатмасы, кабак токмачы, кабаклы соус, кабаклы аш-пюре, гәршүктәге кабак.... Бавыр һәм бөер авыруларыннан интегүчеләргә кабак ашарга кирәк. Ул тиз эшкәртелә, сәбәпчесе картлык булган барлык авруларга да уңай тәэсир ясый. Кабак боткасы ябыгырга теләүчеләр өчен аеруча файдалы. Ул матдәләр...

Кабактан бик күп ризык әзерләргә була. Әйтик, кабак бәлеше, кабак согы, кабак кайнатмасы, кабак токмачы, кабаклы соус, кабаклы аш-пюре, гәршүктәге кабак.... Бавыр һәм бөер авыруларыннан интегүчеләргә кабак ашарга кирәк. Ул тиз эшкәртелә, сәбәпчесе картлык булган барлык авруларга да уңай тәэсир ясый.
Кабак боткасы ябыгырга теләүчеләр өчен аеруча файдалы. Ул матдәләр алмашын яхшырта, организмнан шлакларны чыгара. Әгәр төнлә йокы кермичә азаплансагыз, ятар алдыннан кабак согы яки бал кушып кабак төнәтмәсе эчегез. Кабактагы пектинлы матдәләр организмдагы токсиннарны һәм холестеринны чыгара.
Кабак орлыгының суалчаннарны куу үзлеге дә бар. Киптерелгән орлык ир-егетләр өчен бик файдалы, аның ярдәмендә мәни бизе ялкынсынуын дәвалыйлар. Моның өчен көн саен кичен ач карынга 25-30 кабак орлыгы ашарга кирәк.
Кабак орлыгы цинкка бай, шуңа күрә аны чәч кавыкланганда, бетчәләр чыкканда учлап ашарга кирәк.

Кабак салаты
500 грамм кабак, 2 аш кашыгы бал яки шикәр комы, 0,5әр стакан әстерхан чикләвеге, йөзем, каймак, аз гына лимон согы, тоз алына. Теләгән кеше алма да куша ала. Кабакны эре угычтан уарга, аз гына тоз сибәргә, бал яки шикәр комы кушарга. Алманы шакмаклап турарга, кабакка салырга һәм лимон согы сибәргә. Вакланган әстерхан чикләвеге, йөзем һәм каймак кушып болгатырга.

Реклама

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X