15 сентябрь 2022 яңалыклары
-
Кабак өлгерде...
Кабактан бик күп ризык әзерләргә була. Әйтик, кабак бәлеше, кабак согы, кабак кайнатмасы, кабак токмачы, кабаклы соус, кабаклы аш-пюре, гәршүктәге кабак.... Бавыр һәм бөер авыруларыннан интегүчеләргә кабак ашарга кирәк. Ул тиз эшкәртелә, сәбәпчесе картлык булган барлык авруларга да уңай тәэсир ясый. Кабак боткасы ябыгырга теләүчеләр өчен аеруча файдалы. Ул матдәләр...
-
Шаулый урман җилләр искәндә
Урманнар гомер-гомергә илебезнең зур, табигый байлыгы булып санала. Элеккеге заманнарда гади кеше өчен ул гөмбәсен, җиләген, чикләвеген биреп ашатучы да, кышкы салкыннарда утыны белән җылытучы да булган. Заманалар үзгәреп, урманнарның көнкүрештә әһәмияте бераз кимесә дә, ил күләмендә ул әле дә безнең иң зур, кадерле хәзинәбез булып кала бирә.
-
Татарстан урманнарны торгызуга өстәмә финанслау алды
Татарстан Республикасы «Экология»милли проекты кысаларында урман торгызу эшләрен башкаруга федераль бюджеттан 3 млн.сум күләмендә өстәмә финанслау алды. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елга һәм 2023, 2024 еллар план чорына урман торгызу мәйданын арттыруга субвенцияләр бүлеп бирү турындагы боерыгына Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин кул куйды.
-
Җылыту сезоны башланды
Тукай районында җылыту сезоны башланды. Балалар бакчаларына җылылык 11 сентябрьдә бирелсә, мәктәпләргә җылы бирү 15 сентябрьдә булды. Әле торак йортларга җылы җибәрү мәсьәләсе ачыкланмаган. “Тукай тепло-газ” оешмасыннан хәбәр итүләренчә күп катлы йортларда яшәүчеләрнең бурычлары шактый җыелган, йортларда яшәүчеләргә шул бурычларын түләми торып җылы бирмәячәкләр.
-
Борчылырга урын юк
Кайбер мәгълүмат чараларында быел сатуда, бигрәк тә ярминкәләрдә бәрәңге, кәбестә, кишер, чөгендернең аз буласын хәбәр иттеләр. Авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән, фирмерлардан алынган хәбәрләргә караганда бу дөреслеккә туры килми. Тукай районында бәрәңге алу әле башланды гына, тиздән фирмерлар кишер, чөгендер алырга тотыначаклар. Шәхси хуҗалыкларда үстерелгән һәм чит төбәкләрдән китерелгән кәбестәләр белән сәүдә киштәләре сыгылып торачак.
-
ОСАГОга бәяләр артты
13 сентябрьдә ОСАГОга бәяләр артты. Хәзер максималь база тарифы 7535 сум, элеккегә караганда ул 26 процентка югарырак. Минималь бәя дә шул ук 26 процентка – 2224 сумнан 1646 сумга кадәр төшкән.
-
Киләсе елга БДИның баллары билгеле
Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы 2023-2024 уку елына югары уку йортларына керү өчен кирәкле минималь БДИ балларын билгеләгән. Ул боерык ведомствоның рәсми интернет-порталында басылып чыккан. “РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгы карамагындагы мәгариф оешмаларында белем алуга кабул ителә торган белгечлеккә яисә әзерлек юнәлешенә туры килә торган бердәм дәүләт имтиханының минималь балларын билгеләү”, – диелә хокукый документ текстында.