Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Татарстан урманнарны торгызуга өстәмә финанслау алды

Татарстан Республикасы «Экология»милли проекты кысаларында урман торгызу эшләрен башкаруга федераль бюджеттан 3 млн.сум күләмендә өстәмә финанслау алды. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елга һәм 2023, 2024 еллар план чорына урман торгызу мәйданын арттыруга субвенцияләр бүлеп бирү турындагы боерыгына Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин кул куйды.

"Бүлеп бирелгән акчалар 1100 гектар мәйданда урман культураларын тулыландыру чараларына юнәлтеләчәк, - дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. - Тулаем алганда, барлык эшләр график буенча үткәрелә, чараларның соңгы төре – табигый урманнарны торгызуга ярдәм итү төгәлләнә».

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыруга «Экология» Милли проектыннан федераль бюджеттан 111,5 млн.сум акча бүлеп бирелгән, шул исәптән урманнарны торгызу күләмнәрен арттыруга – 89,5 млн. сум. Агымдагы елга урман торгызу мәйданының план күрсәткече 3619,1 га тәшкил итә.

Проектның гамәлдә булу вакыты эчендә 2019 елдан 2022 елга кадәр 15127 га мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев