Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шаулый урман җилләр искәндә

Урманнар гомер-гомергә илебезнең зур, табигый байлыгы булып санала. Элеккеге заманнарда гади кеше өчен ул гөмбәсен, җиләген, чикләвеген биреп ашатучы да, кышкы салкыннарда утыны белән җылытучы да булган. Заманалар үзгәреп, урманнарның көнкүрештә әһәмияте бераз кимесә дә, ил күләмендә ул әле дә безнең иң зур, кадерле хәзинәбез булып кала бирә.

Шуңа күрә дә аны саклау, тәрбияләү эше мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре бу очракта шул җаваплы эшне башкаручылар, табигать сакчылары. 15 сентябрь – Урман көнендә, шул тармакка катнашы булган һәркеше үзенең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтте. Без исә, әлеге бәйрәм алдыннан, Тукай районындагы урман участоклары өчен җаваплы урманчы Ирек Габделбар улы Сафин белән очраштык. 

Агач үскән җирдә...
Аның белән без Новотроицкое авылы янындагы калкулыкта күрештек. Биредә, наратлардан торган, сигез ел элек утыртылган урман полосасы урнашкан. Ирек Габделбар улы белән шул яшь наратлар яныннан атлыйбыз, урман эше, аның үзенчәлекләре турында сөйләшәбез. 
– 2014 елда райондагы ерганаклы-чокырлы, ташландык урыннарда агач утырту эшен башлап җибәргән идек. Шушы наратлык безнең иң беренче утырткан кече урманыбыз иде, – дип сөйли урманчы, рәтләрдән үткәндә. – Алабуга урман хуҗалыгы белән бер елны 20 гектар агач утыртылды, быел исә 12,3 гектарда шундый эшләрне башкардык. Моның барысы да урман җирләрен исәпкә алмаганда. Аннары, шушы посадкаларны көтү малы кереп таптаудан саклап, карап йөрдек.
Моннан кала, быел Алабуга урманчылыгының Тукай районы участогында эшләүче урманчылар район урманында 3 гектар агач үсентеләре утыртканнар, элек утыртылган җирләрнең 1 гектарында корыган агачларны яңаларына алыштыру эшен уздырганнар. Аннары, урманда агачлары киселгән, бушап калган урыннарда төптән чыгып килүче үсентеләргә үсәргә шартлар тудыру максатыннан, әлеге участокларны ботаклардан арындырганнар, чистарту эшләре башкарылган. Шулай ук, Ирек Сафин әйтүенчә, алар даими рәвештә урман эчләренә кереп, анда коры-сары ботакларны җыйганнар икән. 
– Быел Яңа Мусабай авылы янындагы урманда ауган коры агачлар күп. Шунда «Татарстанның чиста урманнары» акциясе кысаларында чистарту эшләре башкарабыз, шул корыган агачларны кешеләргә утынга дип бирәбез. Шул ук вакытта, безнең карамакка керүче Боровецкое урманында да шундый төр эшләрне эшлибез, – диде Ирек Габделбар улы.  

«Шөкер, янгыннар булмады!»
Быел җәйнең кызу килүе дә урманчыларга эш өстәми калмады. Язын, 40 километрга якын урман яны җирләре сөрелеп, янгынга каршы полосалар ясалган иде. Җәй айларында алар янәдән яңартылды. Авыл янындагы, авыл хуҗалыгы җирләре белән янәшә торган урман яннарында мондый полосаларны авыл җирлекләре, фермерлар үзләре җир сөреп ясады. Шулай ук, янгын чыгу куркынычы вакытында урман хуҗалыгы хезмәткәрләре патрульләр оештырып, урманнарны даими рәвештә карап йөрделәр. 
– Аллага шөкер, безнең районда янгын булмады. Бик тырыштык бу хәлне булдырмас өчен. Дөресен генә әйткәндә,  көн дими, төн дими уяу булдык, сакладык һәм тырышлыгыбыз юкка чыкмады. Аннары, республикабызда махсус карар белән, янгын чыгу куркынычы вакытында, халыкка урманга керү дә чикләнгән иде. Әлеге чикләү хәзер дә үз көчен югалтмады. Көзгә керсәк тә, яңгырларның аз явуы сәбәпле, урман эчендәге коры үләннең, ботакларның  янып китү куркынычы һаман да саклана. Шуңа бәйле рәвештә, 20 сентябрьгә кадәр урманнарга керү әле дә тыела, – дип искәртеп үтте урманчы. 

Алдагы планнар һәм чүп турында
Нарат поласасын карап йөргән чакта, башкарылган эшләр турында сөйләшүдән кала, Ирек Сафин киләчәктә эшләнәсе эшләр турында да әйтмичә калмады. Шундый эшләрнең иң якыны октябрь аенда көтелә. Әлегә көне билгеле булмаса да (төгәл көне соңрак хәбәр ителәчәк), октябрь ае башында районда агач утырту буенча өмә уздырылачак. Анда районда яшәүче, теләгән һәркем катнаша ала. Бу максат  өчен районның Олы Шилнә авылы янында җир сөрелеп, агач утыртуга әзерләп куелган инде. Шулай ук биредә күпме агач утыртылачагы да билгеле. 1 гектар җиргә 3850 данә агач үсентесе кирәклеге исәпләнгән. 
Форсаттан файдаланып, Ирек Габделбар улы үзен борчыган мәсьәләне дә күтәреп чыкты. 
– Тукай районы халкына әйтәсе килә: урманнарда һава суларга, анда гөмбә, җиләген җыярга яратабыз, аның нигъмәтләреннән файдаланабыз. Менә шуны онытмыйча, урманга сакчыл карасак иде. Анда чүп түгүдән тыелырга, үз артыңнан чисталык калдырырга өйрәнү кирәк. Бу бер генә дә матур да, урман өчен, безнең сәламәтлек өчен дә ярый торган, файдалы эш түгел. Шуңа күрә, бер-беребезгә, урманчы хезмәтенә хөрмәтле мөнәсәбәттә булып, дус-тату яшик, – диде Ирек Сафин. 
Без исә, районыбызда эшләүче урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә армый-талмый эшләүләрен, җаваплы хезмәтләрендә уңышлар һәм гаилә бәхете, сәламәтлек теләп калабыз. 

Алсу Тимерханова
Айсылу Зиганурова фотосы


 
       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев