Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Хуҗабикәләргә

Эремчекле-җиләкле бәлеш рецепты.

Камыр өчен: 200 гр.он, 150 гр.акмай, 100 гр шикәр комы, 2 йомырка, 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель).

Эчлек өчен: 500 гр эремчек,100 гр шикәр комы,1- 2 йомырка,100 гр каймак, төше алынган чия яки башка төр бакча җиләге.

Эш барышы: йомшартылган атланмайны шакмаклап турыйбыз. Он, камыр көпшәкләндергеч, шикәр комы кушып уабыз. Яхшылап угач ике йомырка салып, камырыбызны басып бетерәбез. Пакетка салып 30 минутка суыткычка куябыз.

Камыр ял иткән арада эчлекне әзерлибез. Эремчек, йомырка, каймак, шикәр комын блендер белән яхшылап болгатабыз.

Камырны пергамент кәгазе җәелгән табага кул белән җәеп чыгабыз. Эчлекне салып, өстенә төше алынган чияләрне яки башка җиләке тезеп чыгабыз.

Пирогны 180-190 градуслы кызган мичкә пешерергә куябыз. Тәмле булып пешсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев