Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Кабак бәлеше

Кабак бәлешен дә башка бәлешләрне ясаган кебек үк ачы камырдан ясыйлар, тик ясаганнан соң, мичкә тыкканчы табасында 30-40 минут кабарталар. Аннары, өстенә чи йомырка сөртеп, мичкә тыгалар. Бәлеш 60-80 минут пешә, мичтән алгач, бераз суытып кисәләр.

Бәлеш эче әзерләү

Бәлеш өчен өлгергән каты кабак алалар. Башта, урталай ярып, эчен чистарталар, кабыгын әрчиләр һәм вак кына итеп турыйлар. Аннары өстенә тоз сибеп бераз угач, иләктә саркыталар һәм бүрттерелгән дөге кушалар, сары май эретеп салалар. Кабакны, шакмаклап турап, кайнар суга салып алырга да мөмкин, аннан соң, иләккә яисә чиста тастымалга салып саркыткач, шикәр, тоз, ярма һәм май салып болгаталар. Кабак бәлешен бүрттерелгән тары ярмасы белән дә пешерәләр.

Кабак бәлешенә ярманы бүрттермичә дә салырга була. 1 бәлешкә:

1 кг ачы камыр;

1,5 кг кабак;

300 г дөге яисә тары ярмасы;

250-300 г сары май;

бәлеш өстен майларга 1 йомырка.

Тиз пешерә торган кабак бәлеше.

Эреткән май, тоз, лимон кислотасын, йомырканы яхшылап болгаталар. Шуңа вак итеп туралган кабак, бәрәңге боламыгы катнаштыралар (йөзем җимеше дә салырга мөмкин). Майлы табага тигез итеп җәйгәч, өстенә йомырка сарысы сөртәләр, 45-50 минут духовкада пешерәләр. Аннары, бераз суытып, табынга бирәләр.

500 г кабакка:

50 г май;

250 г бәрәңге боламыгы;

100 г йөзем җимеше.

калганнары - кирәгенчә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев