Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

АЛМА ПИРОГЫ

Бу пирогны пешереп карасагыз, нишләп мин моны элегрәк пешермәдем икән диярсез. Ул шундый тәмле, йомшак... кыскасы -телне йотарлык. Пешергән кебек тә тугел, ул өстәлдән шунда ук юк була.

Безгә кирәк булачак:
Камыр өчен:
- 100 г сыер мае
- 100 г каймак
- 200 г он
-3 аш калагы шикәр комы
-1 чәй калагы камыр көпшәткече(разрыхлитель) (яки 1⁄2 чәй калагы сундерелгән сода)
Эчлек:
- 500 г татлы алма (бакча алмасы булса яхшырак)
- 200 г каймак
-150 г шикәр комы (мин азрак салам ~90-100г)
-1 йомырка
- 2 аш кашыгы он
Башта камыр ясыйбыз: йомшак сыер маен шикәр комы белән болгатабыз. Каймак өстибез, кабат болгатабыз.
Камыр көпшәткече белән болгатылган он салып, камыр басабыз. 20-30 минутка суыткычка озатабыз.
Эчлек өчен каймак, шикәр комы, йомырка һәм онны бергә кушып болгатабыз, бераз күпертәбез.
Алманы кабыгыннан чистартабыз һәм юка телемләп турыйбыз.
Камырны суыткычтан алабыз, формага салабыз. Кул белән тигезләп җәябез, кыр-кырларыннан кутәртебрәк калдырабыз.
Алманы тезеп салып,өстенә эчлекне агызабыз.
180* градуска кадәр җылытылган мичкә 50 минутка озатабыз.
Тәмле булсын!

Лия Мәрдегалләмова фотосы


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев