Дару үләннәре сәламәтлек сагында
Традицион медицина фәнни казанышлар ярдәмендә бик күп чирләргә дәва чараларын камильләштерә.
Йөрәккә һәм күзгә операция ясауны һ.б. медицина чараларын хәзер бик җиңел һәм уңай нәтиҗәле итеп башкара врачлар. Шуңа да карамастан, күп кеше әби-бабайлар өйрәтеп калдырган халык медицинасы чараларын да бик теләп куллана. Карлыган яфрагы яки мәтрүшкә салып пешерелгән чәй эчү, бакчада үскән җиләк-җимештән төнәтмә ясап, аны сырхаулап киткәндә кулланып шифасы күрүне беркем дә ят итми. Интернет челтәре аша бик күп күләмдә бу турыда мәгълүмат алып була.
“Татар тотып карамый-ышанмый” дигән әйтемне истә тотып “Гиндукуш” хәрби-патриотик музее “Дару үләннәре сәламәтлек сагында” дигән очрашу – мастер-класс үткәрде. Бу чараның төп герое – 40 ел буе биология фәнен укыткан Галия апа Дәүләтшинаның кызлары Гөлфира һәм Гөлнар апалар. Җәйге-көзге чорда бөтен шартын китереп җыеп-киптереп 40 артык төрдәге үлән чәчәге, яфрагы һәм тамырын алар һәр елны үзләре әзерли. Үзләре генә кулланып калмый авылдашлары –күршеләренә дә өлеш чыгаралар. Гомере буе медицина өлкәсендә эшләгән кеше буларак, ул үткәргән әңгәмә җыелган халыкка аеруча ошады. Шифалы үлән төрләрен кайчан-ничек җыярга, кайсы өлешенең нинди шифасы нинди чирдән дәва икәнен бик җентекләп аңлатты ул. Шулай ук, әңгәмә вакытында күп төрле сорауларга җавап та табылды. Соңыннан үзләре белән алып килгән туган якның кыр-болыннары һәм урманнарыннан җыелган 15 төрдәге үлән чәен-төнәтмәсен ясауны практик рәвештә күрсәтеп, мастер-класска җыелган барлык кешене тәмле чәйләр белән сыйлау да күңелләргә хуш килде.
“Гиндукуш” хәрби дан музее директоры Р.Р. Гарипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев