Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Гөмбә җыяр вакыт

Быелурманнарда гөмбә күп, диләр. Шулай булгач адашмый гына гөмбәгә барып кайтыйк та, тозлап , маринадлап куйыйк, тәмле ашлар пешерик. Сезгә берничә рецепт тәкъдим итәбез.

Гөмбә тозлау рецепты
Тозлык: 2 кг гөмбәгә 1 литр су Һәр банкага 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы өеп тоз, 1 аш кашыгы 70 процентлы аш серкәсе, 3-4 дәфнә яфрагы, 5-7 түгәрәк борыч, 2-3 канәфер, 2-3 тырнак сарымсак
Майлы гөмбәне яхшылап чистартабыз да салкын су астында юабыз. Өстенә су агызып, утка куябыз. Кайнап чыккач, ун минут пешерәбез. Суын түгеп, тагын пешерәбез. Моны өч тапкыр кабатлыйбыз. Гөмбәләрне стерильләштерелгән банкаларга тутырып, өстенә тозлык агызабыз.

Гөмбәдән ашлар
Гөмбәле ит

Сөяксез сыер итен тасмалап турагыз. Аннары кытай борчагы (соя) соусына шикәр комы белән аш серкәсе кушып, болгатыгыз. Итне, барлыкка килгән катнашмага манчып, бер сәгать маринадлагыз.
Гөмбәне кисәкләп, помидорны шакмаклап, яшел суганны боҗралап, сарымсакны ваклап турагыз.
Итне лимон кабыгы белән ышкып, майда кыздырыгыз. Шуңа гөмбә, сарымсак, суган салып кабат кыздырып алыгыз. Аннан соң помидор белән маринад өстәп, өстен томалап пешерегез.
Дүрт өлеш өчен: 500 г сыер ите, 1 аш кашыгы аш серкәсе, 4 аш кашыгы соя соусы, 1 чәй кашыгы шикәр комы, 250 г шампиньон, 2 помидор, 1 бәйләм яшел суган, 1 төш сарымсак, 1 лимон кабыгы, 80 г үсемлек мае кирәк.

Гөмбә котлеты

Шампиньон (150 г) гөмбәсен пешереп иттарткычтан чыгарыгыз. Шуңа майда кыздырылган башлы суган белән йомырка салыгыз. Барлыкка килгән катнашмадан котлетлар ясап, майда кыздырыгыз. Гөмбә котлетын пешкән бәрәңге белән табынга куегыз.

Гөмбәле пицца

Шакмаклап туралган, үсемлек маенда кыздырылган башлы суганга туралган ит өстәп, кыздырыгыз. Шуңа кисәкләп туралган гөмбә, йомшак сыр, кетчуп, тоз һәм борыч салып болгатыгыз.
Озынча күмәчне урталай ярып дүрт кисәккә бүлегез. Киселгән ягын өскә каратып, майлы табага тезегез. Өстенә боҗралап туралган кыяр тезеп, гөмбәле фарш өеп салыгыз. Уылган сыр сибеп, 10 минут мичтә пешерегез.
Дүрт пицца өчен: 1 баш суган, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 250 г туралган ит, 25 г йомшак сыр, 3 аш кашыгы кетчуп, тоз, борыч, 100 г гөмбә, 2 яшел кыяр, 1 күмәч, 50 г каты сыр кирәк.

Гөмбәле токмач

Туңдырылган тәрәч (треска) балыгына кайнар су коеп, кабыгын чистартыгыз. Аннары итен сөягеннән аерыгыз да, суда юып, салфетка белән корытыгыз.
Гөмбә, сарымсак, имбирь һәм яшел суганны ваклап, ачы “Чили” борычын юка боҗралап турагыз.
Угычта уылган миндаль чикләвеген майсыз табада кыздырып алыгыз. Ә балык итен һәр ике яклап майлы табада кыздырып куегыз. Табада калган майда туралган гөмбә, сарымсак, имбирь, яшел суганны кыздырыгыз. Өстенә пешкән токмач, миндаль, кыздырылган балык салып, барысын бергә болгатыгыз. Ике минут кыздырганнан соң, яшелтәмләткечләр белән бизәп, табынга куегыз.
Дүрт өлеш өчен: 500 г тәрәч балыгы, 150 г шампиньон, 2 төш сарымсак, 1 см    имбирь тамыры, 1 ачы борыч, 1 бәйләм яшел суган,    200 г токмач, 2 аш кашыгы чикләвек,
40 г зәйтүн мае кирәк.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев