12 октябрь 2022 яңалыклары
-
Ноябрь бәйрәмнәрендә 3 көн ял көтелә
4 һәм 6 ноябрь эшләми торган бәйрәм көннәре булачак. 6 ноябрь якшәмбегә туры килсә дә, ял көне дүшәмбегә күчерелмиячәк.
-
Көзге эпизоотик чаралар тәмамлану алдында
Районда көзге эпизоотик чаралар тәмамлану алдында. Аның кысаларында район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре эре хуҗалыкларда, крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда хайваннар арасында төрле авыруларга каршы дәвалау-профилактика чаралары үткәрәләр – терлекләрдән кан алына, вакцинация ясала.
-
Салымнарны түлә
Фатиры, йорты, җир участогы, гаражы, машина кую урыны, автомобиле яки башка төр транспорты, төзелеп бетмәгән объекты булганнарга тагын салым түләү чоры җитте.
-
Иман байлыгы – бәхет-сәгадәт нигезе
Флүрә Мөхәммәтнәҗип кызы белән Гөлдус Миннегәрәй улы Зәйнуллиннар Ирек Таңы авылында таң йолдызы сыман балкып торучы гаилә корганнар. Алар олы бәхеткә ия – яшьлек таңындагы яратуларын гомер буе саклап, алтмыш ел иңне иңгә куеп, матур гомер итәләр.
-
Комгандагы алтыннар
Бу хәл Актаныш районының Чуракай авылында була. Революциягә кадәр биредә Фәттахетдин Батыршин дигән бай кеше яшәгән. Ул бик күп сыер асраган, шуңа күрә хезмәтчеләре – мал караучылары һәм савучылары да күп булган. Актаныш ягында урманнар җитәрлек – Фәттахетдиннең маллары көтү-көтү булып шунда йөргән. Бик бай булган инде бу Фәттахетдин. Алтыннарын, акчаларын махсус сандыкта саклаган. Ул хәзерге сейф кебек булган инде. Кешеләрне эшкә яллаганда, сынар өчен ул сандыгын махсус ачык калдырып чыгып китә икән. Артыннан: “Фәттахетдин агай, Фәттахетдин агай, ачкычың калды бит, сандыгыңны бикләмәдең”, – дип йөгереп чыкканнарны гына: “Маладис, сынауны үттең”, – дип мактап эшкә ала икән.
-
Гөмбә җыяр вакыт
Быелурманнарда гөмбә күп, диләр. Шулай булгач адашмый гына гөмбәгә барып кайтыйк та, тозлап , маринадлап куйыйк, тәмле ашлар пешерик. Сезгә берничә рецепт тәкъдим итәбез.