Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иман байлыгы – бәхет-сәгадәт нигезе

Флүрә Мөхәммәтнәҗип кызы белән Гөлдус Миннегәрәй улы Зәйнуллиннар Ирек Таңы авылында таң йолдызы сыман балкып торучы гаилә корганнар. Алар олы бәхеткә ия – яшьлек таңындагы яратуларын гомер буе саклап, алтмыш ел иңне иңгә куеп, матур гомер итәләр.

 – Гомер үткән саен, яшь барган саен без аларга карап сокланабыз, сөенәбез. Алар – сугыш чоры балалары булгач, балалык һәм үсмерчак еллары авыр була. Ул афәтне кичергәннәр үзләре генә белә инде. Аларның гомере матур, мәгънәле булуы белән күпләргә үрнәк. Алар – яши белеп яшиләр – булганына шөкер итеп, авырлыкларга сабыр итеп һәм бер-берсенә терәк-таяныч булып. 
Аларга һәммәбез – балалары, оныклары һәм инде хәзер оныкчыклары да кызыгып карый, авыл халкы, җитәкчеләр хөрмәт итә. Яшьлекләре эш-мәшәкать белән үткән. Алар өчен ял йорты – туган авылыбызны сыендырган урман, хәтфә болын-кырлар, – дип сөйли кызлары Зөлфия. 
Зәйнуллиннар гаиләләре белән тирә-юньнең матурлыгына сокланып, табигать баласы булып яшәүчеләр. Районыбызның иң матур җирендә – Ирек Таңы авылында туып-үсүләре һәм гомер буе шушы җирлектә яшәүләре белән дә алар – бәхетле. 
 – Без үскәндә, өйләнешеп гаилә корганда авыл тормышы, дөресен генә әйткәндә, җиңелләрдән түгел иде.  Терлекчелек тармагында сабырлыкка-түземлеккә ия булган, нык һәм үҗәт кешеләр генә эшли алырлык иде бит. Эш шартлары... Кул хезмәте иде һәр җирдә. Сыер саудым. Аннары, яшерен-батырын түгел инде, дуңгыз да карадым. Ирем көне-төне эштә булды, басу-кырлардан кайтып кермәде. Өйдә мал-туарны күп асрыйбыз. Шуның хисабына балалар үстердек, олы тормыш юлына чыгардык. Итне ашавы гына рәхәт, аны җитештерү җиңел түгел. Ул елларда мал азыгына да кытлык булды. Ни өчен? Чөнки һәр йортта күпләп мал асрала, колхоз көтүе меңәрләп кенә исәпләнә. Үләнне җиргә кадәр ялт иттереп куя иде терлекләр. Хәзер генә ул кая карама яшеллек, сусыл үлән! Рәхәтләнеп терлек асра, – ди Флүрә апа һәм бүгенге тормыштан канәгать булуын белдереп сүзен дәвам итә. – Безнең Маратны белмәгән кеше юктыр инде – «Сәйдәшев» исемендәге хуҗалык җитәкчесе Сафинны әйтәм.
 – Марат Сафин – эш кешесен бик хөрмәтли. Өлкәннәр көне үтте – сый-хөрмәт күрдек, бүләген алдык. Бөтен бәйрәмнәрдә дә күчтәнәч белән күңелебезне күрә. Аннары, мал азыгы белән бик нык ярдәм итә. Игелекле! Картлыгында үзен дә бөтен халык хөрмәт итсен, игелеге үзенә меңе белән кайтсын! Изге догабыздан калдырмыйбыз,  – дип сүзгә кушыла Гөлдус Зәйнуллин. 
Балалар үстергән елларда Зәйнуллиннар гаиләсе җәй, көз айларында, уенын-чынын кушып әйткәндә,  чөгендер басуына «теркәлеп» яши. Балалар эш белән физик яктан чыныксалар, ата-анага, әби-бабайга, туган авыл халкына хөрмәт күрсәтеп рухларын ныгыталар. 
– Өч балабыз да бәләкәй чакларыннан ук эш яратучан булып үстеләр. Мал-туар күп, авыл зур түгел – көтү чираты килә дә җитә, килә дә җитә, – иде дип искә ала ул чорларны Флүрә апа. 
Таңнан торып көтүгә чыгарга туры килсә дә, эссе җәйдә басуда чүп утарга туры килсә дә, кара көзләрдә карлы-яңгыр астында шикәр чөгендере кисеп җыярга туры килсә дә балалары зарланмыйлар. Олы чыбыркы тоткан әтисе янында кечерәк чыбыркысын сөйрәп уллары Илгиз атлый. Кызлары Зөлфия белән Гөлира – әниләренең уң куллары – өй эчендәге һәм каралты-кура тирәсендәге көч җитәрдәй эшне җиң сызаганып башкаралар. 
– Ирләр эше, хатын-кызлар эше дип хезмәтне аралап тору булмады. Бүрәнәнең юан башыннан ир-егет тә, хатын-кыз да бердәй тартканга колхозлар алга барды – үсте, чәчәк атты. Тормыш гөрләп торды. Сәламәт булсаң, көчең җитсә, авыр эшне дә яратып башкарасың. Сыерларны урман-болынга чыгаргач – җәйге лагерьда табигать хозурлыгына сокланып, җырлый-җырлый сыер сауган чаклар сагындыра.  Аннан әллә ничек кенә үзгәреш җиле исте – ул «җил» күпчелек хуҗалыкларны кисте. Әмма без хуҗалыкчыл җитәкчеләрдән уңдык. Шуның белән бүгенге көндә дә хуҗалык гөрләп тора, – диләр ирле-хатынлы Зәйнуллиннар тормышларына шөкер итеп яшәүләрен белдереп.
Тракторист, ял иткәндә гармонист, дигән сыман электрик та, эретеп-ябыштыручы да, тимерче дә була, хәтта ки су сиптерү хезмәтен дә башкара Гөлдус Зәйнуллин. Һәрберсен төптән өйрәнеп – һөнәре буенча аттестация үтеп, һәр эшен күңел биреп башкара. Шулай да,  «Чәчү батыры» төп эшен механизатор дип саный. Ярты гасырдан артык эш стажы бар аның – уналты яшеннән җиң сызганып  туган җиренә, газиз халкына намуслы хезмәт иткән уңган игенче. Сиксән дүрт яшьлек Гөлдус ага белән сиксән өч яшендәге Флүрә ханым яшьнәп үткән яшьлек елларын сагынып искә алалар. 
 – Күңелгә дәва булды ул елларда кичләрен оештырыла торган түгәрәк уеннар, җырлы-биюле кичәләр.  Уйнап, җырлап-биеп күңел ачып кайту – беләккә – көч, эшкә дәрт өсти иде. Ул чагында мәчет хакында әллә ни уйланылмаган. Олыгая төшкәч мәчетле булу хыялы белән яши башладык. Пенсиягә чыккач авылдагы иркен, зур өйгә җыелып җәмәгать булып намаз укыдык. Яр Чаллы шәһәрендәге «Ак мәчет» мәдрәсәсендә гыйлем алдым. Ел саен имамнар өчен оештырыла торган курсларда белем эстәдем. Аллаһның биргәненә шөкер, 2011 нче елны авылыбыз күрке булган «Салих» мәчетендә беренче тапкыр  Корбан гаете намазын укыдык. Мәчетле булу – иң зур куаныч. Авыл өстендә җанга шифа булып азан яңгырый, – дип сөйли нурлы мәчетнең имамы Гөлдус ага Зәйнуллин.
Алар гаиләсе авыл халкы нинди эш белән шөгыльләнә – барысын да җиң сызганып башкара. Терлек тоту дигәннән, Флүрә апа белән Гөлдус абый бүгенгесе көндә дә бер көтү сарык, биш кәҗә малы тота. Кош-кортның санын-исәбен дә белмиләр.
 – Бабай каз ярата. Бик чиста, сөйкемле кошлар инде алар. Авылда яшәп тавык-кош, мал-туар асрамыйча ничек яшәмәк кирәк?!. Әле көчебез барында, аякта йөргәндә асрыйбыз, – диләр өлкәннәр. 
Өч балабыздан биш онык туды. Ә алардан тугыз оныкчыгыбыз бар. Җәй буена оныкчыклар бакчадан керми: җирне эшкәртәләр, тырмалыйлар һәм орлык чәчәләр, бәрәңге утырталар; түтәлләргә су сибәләр, аннары чүп үләне чыга башлый – аны утыйлар. Куак-агач төпләрен йомшарталар. Һи-и, аларга карап торсаң! Кайвакыт бераз бәхәсләшеп тә алалар. Нигездә,  чөкердәшеп, фикерләшеп эшлиләр һәм уйныйлар. Күңел сөенә аларның шулай мәш килүләренә. Аннары бакчаларда җимешләр пешә, яшелчәләр өлгерә. Эше барның ашы бар дигәндәй, һәр елны җиләк-җимеш, яшелчәләрдән мул уңыш алабыз. Быел алманың күплеге! Оныкчыклар алмаш-тилмәш биш савым кәҗәбезне җәй буена саудылар. Шәһәр баласы дип әйтмәссең дә.  Уку елы башланыр алдыннан эшкә өйрәнеп, чыныгып, матураеп-көрәеп китәләр. Эш, уку атнасы тәмамлануга, һәр ялны җыелышып кайталар. Аларның «Әбекәй! Бабакай!» дип ишектән килеп керүләре – зур шатлык. Рамазан аенда оныкчыклар белән бергәләп сәхәргә торабыз, ифтар кылабыз. Өч яшендәге нәни оныкчыгыбызга кадәр намаз укый. Бергәләп мәчеткә барабыз, – ди өлкәннәр.  
***
Иман байлыгы – ике дөнья бәхет-сәгадәте өчен нигез. Балалар, оныклар һәм оныкчыкларның туры юлда булуы – иң зур сөенеч. Илләр-көннәр тыныч, күкләребез аяз булып, бала-оныкларның шатлыгын күреп, яшәргә дә яшәргә әле.  
     

/ Автор фотолары.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев